Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Коръәнне мәкам белән матур итеп укучыларга - хаҗга юллама

Мәгълүм булганча, август аенда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин карары белән татарлар арасында Коръән укырга өйрәнүне үстерү һәм Коръән-хафизларны арттыру максатыннан өч этаптан торган Коръәнне яттан сөйләү ("хифз") һәм матур итеп уку буенча конкурс игълан ителгән иде.

8 декабрьдә тарихи Галиев мәчетенә тәүге тапкыр республикабызның төрле районнарыннан Коръәнне матур итеп мәкам белән укучылар җыела. Алар арасында үсеп килүче, яшь коръән-хафизларыбыз да, Коръәнне матур итеп укучы өлкән яшьтәге дин кардәшләребез дә бар.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлаһү гәләйһи вә сәлләмнең бер хәдисендә «Сездән иң хәерлерәк кешеләр шулардыр, кем Коръәнне өйрәнә һәм башкаларга өйрәтә», - ди.

Коръәнне яттан сөйләү ("хифз") һәм матур итеп уку бәйгесе республикабызда Изге Китапны өйрәнүгә күбрәк игътибар юнәлтү, яшьләрне, балаларны җәлеп итү ниятеннән, коръән-хафизлар әзерләү максатыннан оештырылды.

Октябрь ае дәвамында бәйгенең беренче өлеше мөхтәсибәтләрдә, ягъни район күләмендә барды. Аннары ноябрь дәвамында төбәк өлеше казыятларда узды. Районнарда җиңүчеләр төбәк турында ярышты. Төбәкләрдә беренче урыннарны алучылар исә республика турына үтте.

Соңгы тур 8 декабрьдә Казанның Галиев һәм Зәңгәр мәчетләрендә үткәрелә.

Беренчесенә ир-егетләр, икенчесенә хатын-кызлар җыелачак. Соңгы турда җитмешкә якын кеше катнашыр дип көтелә.

Ике номинациядә дә беренче урыннарны алучыларга хаҗга юллама бирү каралган. Барлыгы дүрт юллама булачак. Икенче урыннарга - гомрәгә (кече хаҗ) шулай ук дүрт юллама бүләк ителәчәк. Өченче урыннарга чыгучыларга ноутбуклар бүләк ителәчәк.

Конкурсның йомгаклау турында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, нәзарәтнең Коръәнне өйрәнү бүлеге җитәкчесе Илнур Хәйруллин, коръән-хафиз Хәсән Хәдия (Мисыр), Күвәйт мәгариф министрлыгы каршында эшләүче Коръән остазы Абдулҗәлил Касыйм һәм башкалар катнашуы көтелә, дип хәбәр итә Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте.

http://tatar-islam.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев