Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Коронавирус мутацияләнде һәм сезонлы чиргә әверелде, диләр белгечләр

Коронавирус сезонлы авырулар рәтенә күчте, вирус мутацияләнде һәм пациентлар чирне авыр кичерми яки хәзер күпсанлы үлем-китем очраклары юк дип фаразларга тулы нигез бар.

 Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) эпидемиология Үзәк фәнни-тикшеренү институты федераль фән бюджет учреждениесе директоры, Россия Фәннәр академиясе академигы Василий Акимкин белдерде.

«Без бу авыруны контрольдә тотуны киметмибез. Вирус сезонлы авырулар рәтенә күчте дип фаразларга нигез бар. Хәзерге вакытта коронавируска бәйле эпидемиологик вазгыять катгый чикләүләр кертүне таләп итми», - диде Акимкин.

Ул вирусның мутацияләнүен, бүген пациентлар чирне авыр кичермәвен яки 2020 елдагы кебек күпсанлы үлем-китем очраклары күзәтелмәвен билгеләп үтте. Моннан тыш, хәзер инфекцияне күзәтү өчен бөтен чаралар да бар, барлык очракларны күзәтергә һәм аларны җентекләп тикшерергә мөмкинлек бирә торган геном эпидкүзәтчелек булдырылган, дип искәртте Акимкин.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/belgec-covid-19-mutaciyalande-ham-sezonly-cirga-averelde-5881360

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев