Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Котырган төлке кыз балага ташланган

Әлеге коточкыч хәл Чувашия республикасы Порецкий районының Кудеиха авылы янында булган. Елга буенда уйнап йөргән 14 яшьлек кыз балага һич көтмәгәндә төлке ташлана. Бер тапкыр тешләп алса да, төлке качып китәргә җыенмый - киресенчә, икенче кабат кызга ташлана. Бу юлы инде кыз бала да куркып калмый. Каян кыюлык тапкандыр, ул...

Әлеге коточкыч хәл Чувашия республикасы Порецкий районының Кудеиха авылы янында булган.

Елга буенда уйнап йөргән 14 яшьлек кыз балага һич көтмәгәндә төлке ташлана. Бер тапкыр тешләп алса да, төлке качып китәргә җыенмый - киресенчә, икенче кабат кызга ташлана. Бу юлы инде кыз бала да куркып калмый. Каян кыюлык тапкандыр, ул үзенә килеп ябышкан төлкене эләктереп тә ала, суга сөйрәп алып кереп тә китә. Шунда аны елгага батырып, үлгән гәүдәсен ярга чыгарып ата һәм балыкчылар җәтмәсенә төреп куя.

Кызны тиз арада хастаханәгә озатканнар. Төлкенең котырган булуы ачыклана. Авылда карантин игълан ителгән.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев