Күпме акчаң калды, авыл?
Балачактан хәтергә кереп калган халык авыз иҗатының бер җыры искә төште: “Гыйнвар, февраль, март, майлар – акча бетергән айлар”. Аңлашыла инде: борынгы татар көзге уңышын җыеп сатып бетергән дә, кыш буе расхудлана торгач, язга акчасыз чыгып моңайган. Бу – авыл кешесенең җыры. Шәһәргә китеп төпләнгән һөнәрче, сәүдәгәр болай җырламаган.
Яз исә авыл кешесенең чыгымлы чоры: булганыңны кырып-себереп чәчәргә кирәк, җәй буе яңа уңышны көтәргә. Хәзерге авыл яңа уңышка да бик әллә ни өмет тота алмый, чөнки сатып алу бәяләре бәрәңгесенә дә, ашлыгына да үзкыйммәттән түбән. Инде сөтне дә юынтык судан да түбәнрәк бәяли башлагач, авыл тагын да хәлсезләнергә тиеш. Ягулык бәяләре түшәмгә сикергәндә, аяктан егылмаган авылга рәхмәт әйтеп, башыннан сыйпап кына торырга кирәк. Шундый кырыс шартларда Татарстан авылы кышны ничек чыкты, көзгә кадәр чыдарлык җае бармы, күзәтеп карыйк әйдә.
Авылның акчалата керемнәре объектив рәвештә кимергә тиеш. Моңа шик юк, чөнки таланганда мантып булмый инде ул. Быелның беренче кварталында Татарстан авыллары барысы бергә 19 миллиард 135 миллион сумнан аз гына артыграк акча эшләгән. Бу – үткән елгының 95 проценты. Бер гектар җиргә туры килә торган акча – 5 мең 900 сум, бер эшләүчегә туры килгәне – 349 мең. Бәяләрнең бик түбән торуын исәпкә алсак, авыл начар эшләмәгән. Үткән ел бу вакытта бер гектар җиргә туры килә торган акча 6 мең 200 сум булган. Чирмешән районы әнә бер дә “оттырмаган”: үткән ел бер гектарга 400 сум акча эшләгән, быел да шулкадәр үк. Әмма, күрәсең, гектарлар санын киметкән, чөнки гомуми акча күләме үткән елның 94 проценты гына. 44 районның 33е бер гектарга эшләгән акча күләме буенча республиканың уртача күрсәткеченнән түбәнрәк нәтиҗәләргә ирешкән.
Шундый кырыс шартларда да, товар сатып, күбрәк акча керткән районнар бар. Кайбыч районы сату күләмен үткән елгының 160 проценты дәрәҗәсенә җиткергән, Бөгелмә районы – 158 процентка.
Үзкыйммәттән түбән бәягә продукция сату үз эшен эшләгән: рентабельлек күрсәткечләре түбәнгә сикергән. Республика буенча чигенү зур түгел-түгелен: үткән ел рентабельлек 7,9 процент булса, быел – 7,3. Тик карагыз: 2016 елда бу күрсәткеч 10,4 процент булган, 2015тә – 10,8. Дөрес, 2014 елда авыл 2 процентлы рентабельлек белән дә яшәгән, үлмәгән. Әмма рентабельлек 17-18 процентлар да булмаса, тулы канлы тормыш һәм үсеш юк, монысы – икътисадның бер аксиомасы. Кама Тамагы районы әнә бөтенләй минуска эшләгән: беренче кварталның рентабельлеге – минус 16,6 процент. Рентабельлеге тискәре сан белән бәяләнгән 10 район бар республикада. Тагын ике районның күрсәткече 0,4 процент кына. Рентабельлеге уңай сан белән бәяләнгән күпчелек районнар да үткән елгыдан күпкә түбәнрәк уңышка ирешкән. Әтнә, Балтач кебек уңышлы эшләүче районнарда да бу күрсәткеч бераз кимегән. Иң югары рентабельлек Ютазы районында – 23,8 процент, тик бу күрсәткеч тә узган елгыдан 5 процентка түбән.
Төшкән күрсәткечләрне кредит ярдәмендә күтәрергә азапланучылар да бар. Республика буенча әҗәтләр үткән елгының 109 процентына җиткән. Хәер, кредит алуны хуҗалыклар бары тик 2015 елда гына киметкән булганнар, чөнки ул чакта процентлар котчыкмалы иде. Әтнә районы үткән елгының 228 проценты күләмендә әҗәт җыйган. Кечкенә генә бу районның бирәчәге миллиард сумнан ашып киткән. Мөслим районы да әҗәткә үсүне яхшы дип тапкан: алар әҗәтләрен үткән елгының 245 процентына кадәр җиткереп рекорд куйганнар. Иң күп кредитны Тукай (10 миллиард 763 миллион 787 мең сум) һәм Әлки (10 миллиард 459 миллион 775 мең сум) районнары җыйган. Чагыштырыгыз: Баулы районының бирәчәге 131 миллион 736 мең сум гына. Менделеев районында да әҗәткә яшәргә яратмыйлар: бирәчәкләре – 37 миллион 688 мең сум. Бер кварталга 711 миллион сум тирәсе товар сата алган, рентабельлеге 2,7 процент кына булган әлкиләр 10 миллиардтан ашкан процентлы әҗәтләрен кайчан һәм ничек түләп бетерерләр, монысы зур сорау астында. Кайбыч районы кредитларын киметеп, үткән елгының 54 процентына гына калдырган. Районда рентабельлек тә 16,8 процентка җиткән, үткән елгыдан 15,3 процентка югарырак. Тик районда уртача хезмәт хакы түбән, 14 мең 582 сум гына. Бу республика күрсәткеченнән 5 мең 911 сумга түбәнрәк. Димәк, кайбычлар финанс кыенлыкларыннан билне кысып буып чыгарга ниятләгән.
Җыеп нәтиҗә ясасак, шуны әйтә алабыз: авыл үткән ел күбрәк җитештерде, азрак акчалы булды, югалтуларны әҗәткә алып капларга тырышты. Россиядә авыл хуҗалыгы сәясәте өметле түгел: пальма мае сатып алу беренче кварталда тагын рекордлы күләмгә җиткән. Димәк, төп продукциянең сатып алу бәяләре тиз генә күтәрелер дип көтәргә ярамый. Кредитларны исә кайчан булса да бер түләргә туры киләчәк.
Фото: https://pixabay.com | Pezibear
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев