Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күрәчәк булмасын

"Әгәр кеше күп җыела торган урыннарда, мәдәният, мәгариф учреждениеләре биналарында калдырып кителгән сумкалар, төргәкләр күрсәгез, барып ала күрмәгез, бу турыда шунда ук полициягә хәбәр итегез".

Эчке эшләр бүлегеннән алынган мондый эчтәлектәге кисәтүләрне газетабызда быел гына да 5 тапкыр биргәнбез. Димәк, профилактика алып барыла, бу эштә район матбугатының да өлеше бар. Әмма шунысы бар: шикле сумканы бина эченә үк алып кергәнннәр икән, бу инде террорчы явыз ниятен яртылыш гамәлгә ашырган, уяулык җитеп бетмәгән дигән сүз. Чөнки шартлаткыч белән ерактан торып та идарә итеп булачак. Соңгы елларда республикага күченеп кайтучылар, эшкә килүчеләр күбәйде, шәһәр-районнарның этник составы үзгәрә бара. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 5 декабрьдә булган милләтара һәм диннәрара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча советның һәм республика террорчылыкка каршы комиссиянең, муниципаль берәмлекләр советының уртак утырышында белдергәнчә, 2011-2015 елларда республикага миграция агымы 1,7 тапкырга арткан. Мигрантлар арасында төрлесе, шул исәптән начар уйдагы кешеләр дә булырга мөмкин икәнлеген онытырга ярамый. Моннан 5 ел элек Домодедово аэродромында 36 кешенең гомерен өзгән террорчының ишектән ничек үтеп киткәнлеген онытмыйк: бу вакытта полиция хезмәткәре җыештыручы белән бик бирелеп сөйләшеп торган була. Гомумән, сакланганны саклармын, дигән гыйбарәне гел истә тоту хәерле хәзер. Учреждениеләрдә һәм объектларда террорчылыкны булдырмый калуга юнәлдерелгән барлык таләпләрнең үтәлүе мөһим. Шул максаттан районыбызда кайбер административ биналарда ишекләргә металл рамнар - тимер предметлар алып керүне тыйган аркалы металл детекторлар куелды. Балалар бакчаларына, мәктәпләргә керим дисәң, каршыңа кизү торучы хезмәткәрләр килеп баса. Мәктәпкәчә учреждениеләр балалар килеп беткәч, гомумән бикле тора, башта кыңгырауга басарга кирәк. Өченчекөн шушы саклык чараларының ничек эшләвен ачыкладык. "Шоколад" балалар бакчасында тышкы капкага ук кесә телефоны номеры язып куелган иде. Керергә теләүче шул номерны җыярга тиеш булып чыга. Дөрес, моны эшләүнең кирәге булмады. "Без анысын җәй көннәрендә генә биклибез",- дип аңлатты техник хезмәткәр Равия Исмәгыйлева һәм кем янына нинди йомышын төшеп килүем белән кызыксынды. Махсус журналга фамилиямне дә язып куйды. "Үзебезгә йөкләнгәнне төгәл үтәргә тырышабыз инде. Күрәчәк булмасын",- диде ул килүемнең сәбәбен әйткәч.

Язманың дәвамын "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз.

Фәнил Мәүлетов.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев