Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күренекле татар журналисты Фәрит Иделле вафат

Фәрит Иделле "Азатлык" радиосында татар-башкорт редакциясендә киң эшчәнлек җәелдергән шәхес.

Кичә татар журналистикасының күренекле вәкиле, “Азатлык” радиосының 1989-2006 еллардагы мөдире Фәрит Иделле (Фәрит Аги) каты авырудан соң вафат булган. Бу хәбәрне "Татар-информ"га "Азатлык" радиосының татар-башкорт редакциясе элекке җитәкчесе, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев раслады.

Фәрит Иделле 1943 елда Кытайда дөньяга килә, әтисе Әмрулла Аги Пенза татары. Фәрит Иделле Төркиядә Истанбул университетының тюркология бүлегендә белем ала, 1969 елда “Азатлык” радиосына эшкә керә. Радио җитәкчелеге аңа татарча эшләү бурычын куя. Соңыннан Фәрит Иделле "Азатлык"та татар-башкорт редакциясе мөдире булып эшли башлый, 1989 елдан 2006 елга кадәр аны җитәкли.

"Азатлык"та эшләгән елларында Фәрит Иделле Татарстан җитәкчелеге белән тыгыз элемтәдә була, төрле илләрдә һәм төбәкләрдә татар хәбәрчеләре челтәрен булдыра, Казанда радионың татар телендә эшләүче махсус бюросын ачтыра.

Гомеренең соңгы елларын Мюнхенда яши.

Фото: https://www.azatliq.org

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев