Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кукмара һәм Саба шашкачылары очрашты: күчмә кубок Саба районы командасында калды

12 декабрьдә Сабада Кукмара һәм районыбыз шашкачыларының традициягә кергән очрашуы булды. Һәр командадан бишәр спортчы катнашкан бәйгедә Саба командасы зур өстенлек (35,5:15,5) белән көндәшләрен җиңүгә иреште. Командага иң күп очконы Азат Әхмәтов, Нәзир Дәүләтгәрәев, Илфат Ханнанов китерде. Соңыннан ике команда арасында тизлеккә уйнау буенча блиц турнир үткәрелде. Бу төрдә 1нче...

12 декабрьдә Сабада Кукмара һәм районыбыз шашкачыларының традициягә кергән очрашуы булды. Һәр командадан бишәр спортчы катнашкан бәйгедә Саба командасы зур өстенлек (35,5:15,5) белән көндәшләрен җиңүгә иреште. Командага иң күп очконы Азат Әхмәтов, Нәзир Дәүләтгәрәев, Илфат Ханнанов китерде. Соңыннан ике команда арасында тизлеккә уйнау буенча блиц турнир үткәрелде. Бу төрдә 1нче урынны Нәзир Дәүләтгәрәев яулады. Хәмит Вәгыйзов, Илфат Ханнанов II-III урыннарны алдылар. Шулай итеп, Күчмә кубок Саба районы командасында калды.

Ярышларны оештыруда һәм бүләкләүдә район инвалидлар оешмасы зур ярдәм күрсәтте.

Зөфәр Вәлмиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев