Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кукмара районы Лубян авылында авария хәлендәге йортларда яшәүчеләр яңа торакка ия булдылар

Лубянлыларның шатлыкларын уртаклашырга район башлыгы Сергей Димитриев килгән иде.

Лубян авылында авария хәлендәге торак йортлардан гражданнарны күчерү буенча федераль программа кысаларында 13 йорт файдалануга тапшырылды. Лубянлыларның шатлыкларын уртаклашырга район башлыгы Сергей Димитриев, район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, җирлек башлыгы Рим Фәхразиев һәм башкалар килгән иде.

-Бүген бик истәлекле көн, чөнки без авария хәлендәге торак йорт программасын төгәллибез. Районда авария хәлендәге барлыгы 426 фатир бар иде һәм без бүген соңгы фатирларны тапшырабыз. Алардан 89 фатир Лубянда иде, - диде үз чыгышында Сергей Димитриев. - Төзелештә катнашкан һәркемгә рәхмәтемне белдерәм. Әлеге вакыйга яңа фатирларга күченүчеләр өчен икеләтә шатлыклы, чөнки көтеп алынган Яңа ел якынлаша. Сезгә сәламәтлек, гаилә иминлеге телим. Яңа ел бары тик сөенечләр генә алып килсен.

Үзләренең шатлыкларын яңа торакка ия булучылар да яшермәделәр.

-Бүген барыбыз өчен дә мөһим көн. Моңа кадәр мин 2 номерлы балалар бакчасы янындагы йортта 26 ел яшәдем. Барлык уңайлыклар да урамда иде. Минем яңа фатирым иркен, уңайлы. Андагы шартларны искесе белән чагыштырып та булмый. Яңа елга шундый бүләгегез өчен зур рәхмәт, - диде Асия Кочнева.

Алсу ГАТАУЛЛИНА, фото: Эльвира МӨБАРӘКШИНА

http://kukmor-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев