Кукмара районының Рудник авылында билгесез җанвар 15 кош-кортның канын эчкән
Рудник авылындагы йортларның берсендә яшәүчеләр иртә белән сарайдагы кош-кортларын ашатырга чыккан җирдә өнсез калалар. -Төнлә белән ниндидер җанвар 12 тавыкның канын эчкән, әтәчнең башын өзгән, өстәвенә ике тавыкны үзе белән алып чыгып киткән, - диләр алар. - Әлеге җанвар абзар эчендәге тавыклар сараена җирне казып кергән, бераз тимер плитәне дә...
Рудник авылындагы йортларның берсендә яшәүчеләр иртә белән сарайдагы кош-кортларын ашатырга чыккан җирдә өнсез калалар.
-Төнлә белән ниндидер җанвар 12 тавыкның канын эчкән, әтәчнең башын өзгән, өстәвенә ике тавыкны үзе белән алып чыгып киткән, - диләр алар. - Әлеге җанвар абзар эчендәге тавыклар сараена җирне казып кергән, бераз тимер плитәне дә күтәргән. Ике тавыкны ничек алып чыга алды икән, шунысына аптырыйбыз!
Әле бу араларда тыныч, мондый хәлләр ишетелми иде. Әлеге очракны әрлән (хомяк) эше түгел микән, дип фаразлыйлар. Инде башка хуҗалыкларга да зыянын сала күрмәсен.
kukmor-rt.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев