Кукмарада берәү ВАЗ-2107 машинасы откан
Яңалыклар

Кукмарада берәү ВАЗ-2107 машинасы откан

“Намус” сәүдә челтәрендә 2017 елның 10 июнендә башланып 2018 елның 6 гыйнварына кадәр барган бүләкләр уйнату акциясе тәмам.

Уенда барлыгы 16 меңнән артыграк билет катнашты, шулар арасында - 30лап төрле бүләк һәм 2 телевизор бар иде. Белгәнебезчә, иң зур бүләк- автомобиль ярты ел буе үзенең хуҗасын көтте. 
Телевизор отучылар - Киров өлкәсеннән Венера Салихҗанова һәм Кукмарадан Аделина Бурцевалар. Кукмарадан Андрей Соловьев ВАЗ-2107 автомобиленә ия булды.

Гөлия НУРИЕВА хәбәре һәм фотолары

 


Нет комментариев