Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кулланылган батарейканы тапшырган сабалылар Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" китабын чиратсыз алып укый

Саба район үзәк китапханәсе, экология елы уңаеннан, "Батарейканы ташлама һәм Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" китабын чиратсыз алып укы" - акциясе игълан итә. Белгәнегезчә, батарейка составында терекөмеш, кадмий, никель, цинк, свинец һәм башка бик тә зыянлы химик элементлар бар. 1 батарейка дымлылык тәэсирендә җиргә таралып, 20 кв.м. җирне агулый. Без...

Саба район үзәк китапханәсе, экология елы уңаеннан, "Батарейканы ташлама һәм Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" китабын чиратсыз алып укы" - акциясе игълан итә. Белгәнегезчә, батарейка составында терекөмеш, кадмий, никель, цинк, свинец һәм башка бик тә зыянлы химик элементлар бар. 1 батарейка дымлылык тәэсирендә җиргә таралып, 20 кв.м. җирне агулый. Без шул җирдә үскән икмәкне, яшелчәне, җиләк-җимешне ашарга мәҗбүр булабыз.

Әлеге проблеманы күздә тотып, китапханәдә кулланылган батарейкаларны махсус җыя торган урын булдырылды. Хөрмәтле укучыларыбыз, әйдәгез сәламәтлегебезне саклыйк, табигатебезгә карата игътибарлы булыйк!!! Бу игелекле эштә беребез дә читтә калмыйк!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев