Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанга кунакларны йөртәчәк “Лада”лар кайтты

Спортның су төрләре буенча бөтендөнья чемпионатына дип Казанга 200ләп автомобиль кайтартылды. "Лада Гранта Кросс", "Лада Калина Кросс" һәм "Лада Гранта Лифтбек" маркалы машиналар спорт делегатларын, оештыручыларны чемпионат вакытында йөртәчәк. Әлеге машиналарны йөртүчеләрне бик сайлап алалар. Беренче этапта 3 ел стажы булган, бер тапкыр да юл һәлакәте ясамаган, аварияләргә очрамаган шоферларны...

Спортның су төрләре буенча бөтендөнья чемпионатына дип Казанга 200ләп автомобиль кайтартылды.

"Лада Гранта Кросс", "Лада Калина Кросс" һәм "Лада Гранта Лифтбек" маркалы машиналар спорт делегатларын, оештыручыларны чемпионат вакытында йөртәчәк. Әлеге машиналарны йөртүчеләрне бик сайлап алалар.

Беренче этапта 3 ел стажы булган, бер тапкыр да юл һәлакәте ясамаган, аварияләргә очрамаган шоферларны сайлаганнар. Шулай ук автомобиль йөртүчеләрнең чит телне белүе дә мәҗбүри. Икенче этапта исә беренче турны узган шоферлар юлда йөрү кагыйдәләренең теория һәм практика өлешеннән имтихан тапшырачак.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев