«Күпме кешенең гомере өзелә, күпмесе тән җәрәхәтләре ала»: аварияләрне киметеп буламы?
Татарстан юлларында теркәлә торган аварияләр республика хакимияте һәм Дәүләт автоинспекциясендә җитди борчу уята. Федераль һәм төбәк әһәмиятендәге юлларда аварияләр саны берникадәр кимесә дә, муниципаль юлларда – арта.
Татарстанда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясенең күчмә утырышында шул хакта сөйләштеләр.
Фото: © «Татар-информ»
«Тиешенчә эшләргә кирәк»
Шушы көннәрдә Югары Ослан районында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе, республикада юл хәрәкәте иминлеге буенча Хөкүмәт комиссиясе рәисе урынбасары Шамил Гафаров җитәкчелегендәге күчмә утырыш узды. Хөкүмәт комиссиясе утырышында юлларның иминлеген тәэмин итү турында сөйләштеләр һәм аварияләр күп теркәлә торган районнарны атадылар.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Шамил Гафаров районнарда юл-транспорт хәрәкәте иминлеге мәсьәләсе кискенләшүе турында әйтте. «Аварияләр саны арту кайбер муниципаль берәмлекләрдә бу юнәлештә тиешле дәрәҗәдә эшләмәүләрен күрсәтә. Нәтиҗәдә, күпме кешенең гомере өзелә, ә күпмесе авыр тән җәрәхәтләре ала», – дип мәсьәләнең кискенлеген искәртте ул.
Нинди юлларда кайчан аварияләр арта?
Татарстанның баш автоинспекторы Рөстәм Гарипов юллардагы вазгыять белән таныштырды. Быелның 24 июненә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, республикада быел юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны кимүе күзәтелә. Бу, беренче чиратта, июнь аеның азмы-күпме тынычрак узуы белән бәйле, ди ул.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Аварияләрдә һәлак булучылар саны 18 районда арткан. Бигрәк тә Югары Ослан, Лаеш һәм Апас районнарында.
ТР Дәүләт автоинспекциясе, соңгы биш елдагы вазгыятьне анализлап, аварияләр кайда күбрәк теркәлүен ачыклаган.
– Федераль юлларда аварияләр - июль аенда, төбәк юлларында августтан сентябрьгә кадәр арта. Җирле юлларда аварияләр ел азагында күбәя – сентябрь һәм ноябрьдә, ә төп проблема – җәяүлеләрне таптату, – дип күзәтү нәтиҗәләре белән таныштырды Рөстәм Гарипов.
Аварияләрне кисәтү өчен юл-патруль хезмәтләре нарядларын арттыру күздә тотыла: июльдә – федераль трассаларда, августтан сентябрьгә кадәр – төбәк юлларында. Шулай ук күчмә фотовидеотеркәү комплекслары файдаланылачак.
«Төнге аварияләр аеруча куркыныч»
Рөстәм Гарипов сүзләренчә, автоинспекторлар моңа кадәр теркәлгән аварияләр атнаның нинди көнендә, тәүлекнең кайсы вакытында булганын – барысын да җентекләп өйрәнгән. Иң күп аварияләр шимбә көнне теркәлә икән. Бу көнне авыр тән җәрәхәтләре алучылар да күбрәк, ә һәлак булучылар саны 20 кешегә кадәр җиткән. Аварияләрнең күбесе тәүлекнең якты вакытында булган. Ә менә авыр җәрәхәтләргә китергәннәре – төнлә, шундый һәр сигезенче юл-транспорт һәлакәте үлем-китем белән тәмамланган. Аварияләр еш теркәлә торган вакыт – 15-20 сәгатьләр арасы.
Фото: © «Татар-информ»
Рөстәм Гарипов машина йөртүчеләрнең рульгә исерек килеш утыруы, иминлек каешын каптырмау кебек сәбәпләр дә юл-транспорт һәлакәтенә һәм авыр тән җәрәхәтләренә китерүенә басым ясады. Шуңа күрә июльдә – шоферларның аеклыгын, августта иминлек каешларын тикшерү буенча рейдлар үткәрү ниятләнә.
«Мототранспорт йөртүчеләр – игътибар үзәгендә»
Җәй көне мототранспортта йөрүчеләр дә активлаша. Шуңа күрә автоинспекторлар рейдлардан кайтып керми диярлек.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
– 24 апрельдән 25 майга кадәр «Мотоцикл» профилактика чарасы оештырылган иде. Шул чорда автоинспекторлар юл-транспорт кагыйдәләрен бозуның 499 очрагын ачыклады, шул исәптән 168 очрак - мототехника белән моңа хокукы булмаган кешеләр тарафыннан, ә 42 очрак исерек килеш идарә итүгә кагыла, – диде Рөстәм Гарипов.
10-19 июньдә «Каршы як полоса» профилактик чарасы үткәрелгән. Аның нәтиҗәсендә инспекторлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 791 очрагын ачыклаган. Мондый рейдлар аварияләрнең саны кимүгә уңай йогынты ясамый калмый. Мәсәлән, шушы чорда каршы як полосага чыгу белән бәйле аварияләр үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда 89 процентка кимегән.
«Балалар өчен олылар җаваплы»
Балалар зыян күргән юл-транспорт һәлакәтләре һәрвакыт йөрәк ярасы булып тора. ТР Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, балалар үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәтләренең Казан, Питрәч һәм Югары Ослан районнарында артуы күзәтелә. «Бу очракларның яртысы диярлек җәяүле балалар катнашында булган. Шул рәвешле, 106 бала зыян күргән. Мәсәлән, Югары Ослан районында көйләнми торган җәяүлеләр кичүендә бала белән әнисен машина бәрдергән, әнисе һәлак булган, бала тән җәрәхәтләре алган», – диде Рөстәм Гарипов. Пассажир буларак машинада барган балалар юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән очраклар да кабатланып тора.

Фото: © «Татар-информ»
Рөстәм Гарипов балаларны мототранспортка утырту да аянычлы хәлләргә китерүе турында сөйләде. «Әти-әниләр мототранспортның балалар өчен нинди куркыныч уенчык икән аңлап җиткерми кебек», – диде ул һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына әти-әниләр арасында аңлату эшләрен көчәйтүне сорады. «Питрәч, Мамадыш, Сарман, Мөслим һәм Спас районнарында вазгыять уңай якка үзгәрде, матбугат чаралары аша аңлату эшләре алып баргач, аварияләр кимеде», – диде ул.
Шамил Гафаров фикеренчә, балаларга питбайк һ.б. шундый мототранспорт сатып алып бирүне тыярга тырышып кына мәсьәлә хәл ителмәячәк. Ул бу проблеманы хәл итүнең башка юлларын табарга тәкъдим итте. «Кызганыч, нәрсәнедер тыя башласаң, киресен эшлисе килә башлый. Әти-әни сатып алып бирә икән, баланы анда йөрергә өйрәтә торган курсларда укыту турында да уйларга тиеш», – диде ул.
Утырышта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы, ТР Мәгариф һәм фән, ТР Яшьләр эшләре министрлыклары һ.б. ведомство һәм оешмаларның вәкилләре дә юл-транспорт хәрәкәте иминлекне тәэмин итү, җәяүлеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү юнәлешендә алып барыла торган эшләр турында хисап тотты, вазгыятьне уңай якка үзгәртү өчен тәкъдимнәр кертте.
Елена Фенина, tatar-inform.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kupme-kesenen-gomere-ozela-kupmese-tan-araxatlare-ala-avariyalarne-kimetep-bulamy-5907069
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев