Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кырларда 20 апрель тирәсендә ныклы эш башлануы көтелә

Республикада көзге культураларны эшкәртү чаралары башланды. Кырларга туфрак эшкәртүгә беренче агрегатлар чыкты, дип хәбәр ителә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында. Азнакай, Сарман, Минзәләдә һәм Түбән Кама районында эш башланган. gismeteo.ru синоптиклары апрельнең беренче ункөнлегеннән соң, төнлә дә җылы һава торышы вәгъдә итә. "Кырларда 20 апрель тирәсендә ныклы...

Республикада көзге культураларны эшкәртү чаралары башланды. Кырларга туфрак эшкәртүгә беренче агрегатлар чыкты, дип хәбәр ителә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында. Азнакай, Сарман, Минзәләдә һәм Түбән Кама районында эш башланган. gismeteo.ru синоптиклары апрельнең беренче ункөнлегеннән соң, төнлә дә җылы һава торышы вәгъдә итә. "Кырларда 20 апрель тирәсендә ныклы эш башлануы көтелә", дип хәбәр итте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин 1 апрельдә "Саба" җәмгыятенең Сатыш филиалы базасында хуҗалык агрономнары катнашында узган киңәшмәдә. Һәм орлыкларны эшкәртү, ягулык-майлау материалларын, ашламаларны туплау кебек язгы кыр эшләренә кагылышлы көндәлек мәсьәләләргә игътибарны арттыру кирәклегенә тукталды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X