Кылган эш-гамәлләребездә гел ихлас булуың кирәк
Җәннәткә юллар урау...
Бер инсан җәннәт хозурында кинәнеп йөри. “Оҗмахка эләгүем биш вакыт намазны калдырмыйча укып баруым өчендер инде”,– дип уйлавы була, күктән: “Намазларың кабул булмады. Кешеләр күрсен өчен генә укыдың”,– дигән аваз ишетә. “Уразаларымны калдырмыйча тоттым. Димәк, шуңа алайса?” “Юк,–ди аваз.– Ихластан тотмадың. Кабул булмады”. “Ә-ә-ә, Хаҗга бардым бит. Мин шуңа оҗмахта”,– ди инсан. “Хаҗга да кешеләр күрсен дигән теләк белән генә бардың. Анысы да кабул булмады”,– ди аваз. “Алайса, мин ник монда соң!” – ди тәмам аптыраган инсан. “Хәтереңдәме, җомга намазына ашыгып барганда бер ташка сөртендең. Шул ташны юлдан алып, комачау итми торган урынга алып куйдың, шул гамәлең өчен син оҗмах түрендә”.
Шулай итеп, җәмәгать, кылган эш-гамәлләребездә гел ихлас булуың бик мөһим икән бит. Җәннәткә бару юлында моны һәрчак истә тотарга кирәк. Без һавада кошлар очып йөргәнен күрәбез. Кыш көне нәрсә ашый соң алар, дип уйларга зур сәләт кирәк түгел. Кошларга азыкланырга җимлек ясап кую өчен дә зур чыгым соралмый. Юлдагы ташны читкә алып куюдан да саваплырак гамәл. Гомумән, кеше изге ниятле эшләргә тартылсын иде. Ни кызганыч, кешелек кенә дөрес юлда түгел. Телевизорны ачсак – күрәбез, адәм баласы нинди генә кораллар ясамый! Кеше үтерер өчен тудырылган техника буа буарлык. И, Раббым, бу коралларны туфракка игелек орлыклары сибә алырлык сыйфатка китереп, халыклар тыныч тормышта, кадер-хөрмәттә, бер-беребезне аермыйча-ташламыйча яши алсак иде.
Мәгъдәнур Гатауллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев