Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кышын балык тотарга яратучыларны сулыклардагы куркыныч участоклар хакында кисәтәләр

Республиканың кайбер су объектларында урыны белән күпсанлы җылу һәм ярыклар барлыкка килгән.

ТР Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясендә билгеләп үтүләренчә, республиканың кайбер су объектларында урыны белән күпсанлы җылу һәм ярыклар барлыкка килгән.

«Безнең бурыч - әлеге куркыныч урыннарны ачыклау һәм бу хакта алдан кисәтү. Калынлыгы җиде сантиметрдан кимрәк булган очракта, бозга керү закон нигезендә тыела. Административ комиссияләр әлеге кагыйдәне бозучыларга карата беркетмәләр төзү хокукына ия. Штрафның күләме 1,5 мең сумнан башлана», - диде Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Баш идарәсенең бүлек башлыгы Юрий Венедиктов.

Ул билгеләп үткәнчә, кышын балык тотарга яратучылар өчен куркыныч участоклар күрсәтелгән карта төзелгән һәм республика сулыкларындагы бозның калынлыгына кагылышлы мәгълүматлар яңартылган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында искәртүләренчә, кышын ялгызың гына балыкка бару да, караңгыда боз өстендә калу да куркыныч. Балыкчыларга һава торышындагы үзгәрешләргә игътибар итәргә, үзең белән йөк тагылган һәм элмәкле озын бау, шулай ук пычак яки башка төрле үткен әйбер алырга киңәш итәләр. Боз астына төшеп киткән очракта, аларның ярдәме һичшиксез тиячәк.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев