Көзге төшенкелектән ничек котылырга
Көзен һич юктан да эч пошкан чаклар күп була. Яңгыр пыскаклап торса да, ялтырап торган кояш кинәт юкка чыкса да, кәеф китә. Көзге кәефсезлек - нәрсә дигән сүз? Депрессиядән нәрсә белән аерыла ул? Белгечләр әйтүенчә, депрессия авыру булып тора. Көзен күңел төшенкелегенә бирелү исә - кәефнең тиешле күтәренкелектә булмавы гына....
Көзен һич юктан да эч пошкан чаклар күп була. Яңгыр пыскаклап торса да, ялтырап торган кояш кинәт юкка чыкса да, кәеф китә. Көзге кәефсезлек - нәрсә дигән сүз? Депрессиядән нәрсә белән аерыла ул? Белгечләр әйтүенчә, депрессия авыру булып тора. Көзен күңел төшенкелегенә бирелү исә - кәефнең тиешле күтәренкелектә булмавы гына.
Галимнәр мондый кәефсезлекне күпме ачыкларга тырышса да, кешеләрнең көз көне үзләрен начаррак хис итә башлаулары сәбәбен фаразлаудан ары уза алмый әле.
Фаразлары исә болайрак. Беренчесе - кеше табигатьнең бер өлеше булып тора. Көз җитүгә, табигать энергетикасы кими. Үсемлекләр, хайваннар дөньясында да күзәтелә бу. Кеше дә үзендә энергия кимүне тоя башлый. Фаразның икенчесе энергетика белән түгел, ә хис-тойгылар белән, кешенең бу дөньядан ниндидер уңай нәрсәләр көтүе белән бәйле. Ул табигатьтәге моңсулыкны күреп, фикерләрен тискәре якка үзгәртергә мәҗбүр була. Шулай итеп, аның кәефе кырыла.
Күпләребез, көзге кәефсезлек иң элек иҗат кешеләрен, йомшак табигатьле кешеләрне үз итә, дип уйлый. Әмма табигать энергетикасындагы үзгәрешләрне бик тиз сиземләүчеләр болар белән генә чикләнми. Көзге моңсулык язучылар, рәссамнар гына түгел, бәлки гап-гади эшчеләр күңелен дә биләп алырга мөмкин.
Төшенкелек - авыру түгел
Шулай да кәефсезлекнең табигатькә генә түгел, бәлки, депрессиягә бәйле булуын ничек белергә соң? Кәеф төшү белән психик авыру арасындагы чик кайда? Психик авыруның билгеләре нинди? Күңелегездә һаман ниндидер борчу булып, берни дә эшлисе килмәсә, мөнәсәбәтләр сөендермәсә, кайчандыр үзегезгә кызык тоелган әйберләр кызыксызга әйләнсә һәм мондый халәт озакка сузылса, депрессия дигән сүз. Мондый очракта психотерапевтка мөрәҗәгать итүдән дә яхшысы юк. Ә инде көзге күңел төшенкелеге озакка бармый торган, организмга бернинди зыян салмау гына түгел, хәтта әле файдасы да булган халәт кенә, дип аңлата белгечләр.
Шуңа күрә көзге моңсулыкны ничек җиңәргә, дигән сорау урынсызрак килеп чыга. Көз - табигый процесс. Аны ничек бар, шулай кабул итәргә кирәк. Туктап калып, уйланырга, бу тынлыкта күңелегездәгеләрне аңларга тырышырга кирәк. Үз алдыгызга, хәзер минем тормышым нинди, миңа нәрсәләр җитми һәм аларга ничек ирешергә, дигәнрәк сораулар кую әйбәт. Ягъни бу көзге тынлыктан үзеңә файда эзләргә өйрәнү кирәк. Моннан тыш белгечләр, дөрес тукланырга, саф һавада ашыкмыйча гына йөрергә, туйганчы йокларга тәкъдим итә. Төшенкелекне ялгызлыкта кичерү авыр. Шуңа күрә уй-фикерләрегезне, хис-тойгыларыгыз, кичерешләрегезне якыннарыгыз белән уртаклашыгыз.
Яхшы кәефнең биш сере
1. Сәламәтлек өчен иң файдалысы - төнге 12гә кадәрге йокы. Тәүлегенә кимендә җиде-сигез сәгать йокларга кирәк. Киеренке эшегез моның кадәр ял итү мөмкинлеге бирмәсә, ял көннәрендә йокы туйдырыгыз.
2. Дөрес туклану. Составында D һәм Е витаминнары булган ризыклар (үсемлек мае, фундук, арахис кебек чикләвекләр, карабодай, йомырка, сөт ризыклары, диңгез продуктлары), омега-3 май кислотасы (балык) һәм фолий кислотасы (яшел тәмләткечләр, кәбестә, көнбагыш) кәефне яхшыртырга ярдәм итә.
3. Спорт. Физик күнегүләр вакытында организмда күп кенә гормоннар, шул исәптән шатлык гормоны - эндорфин барлыкка килә.
4. Шөгыль. Буш вакытыгызны уздырырдай һәм иң мөһиме, канәгатьлек хисе китерердәй шөгыль табыгыз.
5. Аралашу. Дус-ишләрегез белән ешрак очрашырга, туганнарыгыз белән күбрәк аралашырга, проблемаларыгыз белән уртаклашырга, аларны борчыган мәсьәләләрне хәл кылырга ярдәм итегез.
http://matbugat.ru/news/?id=12881
---
Ватаным Татарстан
№ 157 | 21.10.2015
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев