Күзлекле елан эффекты. Бюджетны ничек тутырырга?
Россия хөкүмәте берничә ел инде салым түләмәүче эш яшендәге кешеләрдән ничегрәк итеп салым түләтү турында баш вата. Соңгы вакытта әрәмтамак (тунеяде) дип аталучы бу катлауны 3 һәм 6 процентлы салым кертеп саумакчылар. Теркәлми генә эшләүче бу катлау 20-30 миллион кешене тәшкил итә дип санала.
Тегендә-монда ялланып эшләп, яисә күләгәдә бизнес корып, бу кешеләр айга уртача 20 мең сум гына табыш алалар дип санасак та, аларны 3 процентлы салым түләүгә күндерсәк, 144 миллиардтан алып 216 миллиард сумга кадәр табыш бюджетка явачак дип саный алабыз. Россия бюджеты өчен бу бик әллә ни зур сан түгел, Кырым күпере кебек бер мегапроектны финансларга да җитеп бетми. Тик шулай да хөкүмәтнең салымнарны арттыру буенча башка хыялларын да китереп кушсак, халыктан савылган акча байтак җыелыр иде дип уйлый чиновниклар. “Ватаным Татарстан” хәбәрчесе исә моның киресен исбатларга җыена: салымнарны ишәйтү бюджетка берни дә бирми, киресенчә, аның юкаруына гына китерә дип әйтергә тели. Пенсия яшен күтәрү кебек матавыклар да Пенсия фондына берни дә өстәмәячәк. Эшләүче пенсионерларның пенсиясен печеп калу белән дә ил финанслары берни дә отмады. Киресенчә, товарларга һәм хезмәтләргә ихтыяҗ кимү сәбәпле, җитештерүнең кимүенә китерде һәм рецессия дигән корт бюджет тагарагындагы сумманың бер өлешен кимерде дә куйды. Айлык кереме 50 мең сумга кадәр булган кешеләрне мин фәкыйрь катлауга кертәм. Менә шул фәкыйрьләр армиясен физик затларның кеременә салымнан, милек һәм транспорт салымнарыннан тулысынча азат итсәң дә, бюджет берни дә югалтмаячак, чөнки айныкын айга тотып бетереп бара торган һәр кеше котылгысыз рәвештә болай да салым түли инде. Автомобиль багына салынган һәр литр бензинда салым өлеше якынча 25 сум тирәсе дип беләм. Бу акцизлар, өстәмә кыйммәткә салымнар һәм башка ясаклар. Димәк, әрәмтамак дип аталып йөртелүче шабашник иртән авылдан торып Казанга кемгәдер йорт төзергә барганда машинасына 10 литр бензин сала икән, ул көнне инде ул бюджетка 250 сум салым түләде. Кибеттәге товарлар бәяләренең дә күп өлеше салымнардан тора: нәрсәдер сатып алдыңмы, берьюлы берничә төр салым түлисең. Әйтик, теге шабашник берничә ел кысылып акча җыеп, яңа автомобиль алды, ди. Автомобиль бәясендәге салымнар һәм җыемнарны исәпләп кенә карагыз, машинаның үзкыйммәтеннән берничә тапкыр артып китә бит алар. Безнең хезмәт хакыннан физик затларга керемне һәм социаль түләүләрне никадәр күбрәк каерсалар, без шуның кадәр күбрәк товарны алмый калдырачакбыз. Бу җитештерүгә аяк чала һәм бюджетны өстәмә кыйммәт һәм табыш салымы, төрле акцизлардан керәчәк өстәмә акчадан мәхрүм итә. Без күбрәк сатып алган саен җитештерү арта һәм теге кыек салымнар күбрәк түләнә, бары шул гына. Пенсия яшен күтәреп, пенсионерлар санын киметеп була, тик озакламый товар җитештерү кимү сәбәпле, Пенсия фондына керә торган акча күләме дә котылгысыз рәвештә кимеячәк. Эшсезлек артачак, бу үз чиратында тагын ихтыяҗны киметеп, җитештерүне киметәчәк, эшсезлек тагын артачак. Чылбыр реакциясе котылгысыз мондый вәзгыятьтә. Кризис чорында без барлык илләрдә дә шул хәлне күзәтәбез.
Бюджетны тулыландыру өчен исә бөтенләй башка төр чаралар таләп ителә. Җитештерүнең бугазыннан тотып торучы процент капиталын юк итсәң, бизнес товарлар җитештерүне шулкадәр арттырачак: бюджетта хәтта артык акча пәйда булачак. Бу исә салымнарны киметергә мөмкинлек бирәчәк һәм җитештерү янә артачак, эшсезлек бетәчәк, хезмәт хакына түләү күтәреләчәк һәм товарларга өстәмә ихтыяҗ туып, җитештерү тагын да үсәчәк һәм без күпчелек салымнарның бернигә дә кирәк булмавын күрәчәкбез.
Салым йөген җилкәсеннән салып ташлаган бизнес җитештерүне тагын да арттырачак һәм без бюджет кисмәгенең тулып ташуын күзәтәчәкбез. Туры салымнарны асылда акчасын тотып бетерә алмый торган бай катлаудан гына түләтү кирәк булачак, чөнки куллана алмаганлыктан, болар акчаларын офшорларга яшерәләр, финанс куыкларын кабарталар, инфляция дигән ерткычны бәйдән ычкындыралар, үзләре исә бернинди дә салым түләмиләр диярлек. Инфляция исә – җитештерүгә аяк чала торган тагын бер күсәк ул. Акчаның офшорларга качуыннан котылсак, бюджет тагарагыннан урлауларны туктатсак, бөлгән банкларга бюджет триллионнарын тотмасак, без бик күп төрле салымнардан башка да муллыкта яши алыр идек. Чынлыкта, хөкүмәтнең асыл бурычы нәкъ менә шул нәрсәләрне хәл итү булырга тиеш тә бит инде аның. Ләкин... югарыдагы агайлар алай уйламый. Алар, киресенчә, олигархик капиталның мәнфәгатьләрен кайгырталар. Халыкны салым пычагы белән тунарга тырышуның да максаты менә шул: бай катлауны тагын да баету. Ил белән олигархик капитал мәнфәгатьләрен кайгыртучылар идарә итә, салымнар шул максатларда өстәлә. Салымнарны өстәгән саен исә күзлекле елан (кобра) эффекты дигән вәзгыять туа, ягъни чишеләсе урынга, проблемалар катлаулана һәм өстәлә генә. Мәрхүм Черномырдин аны: “Хотели как лучше, получилось как всегда”, – дип әйтеп биргән иде. Һиндстанда инглиз колонизаторлары хакимлек иткәндә, күзлекле еланнар бик нык үрчи. Проблеманы хәл итү өчен, хөкүмәт һәр үтерелгән күзлекле еланга мул гына акча түли башлый. Җиңел юл белән акча эшләргә хирысланган һиндлеләр еланнарны шулкадәр үтерәләр: аларның юкка чыгу куркынычы туа. Тик еланнар бетсә, акча эшләү чыганагы да бетәсен аңлаган халык, аларны башта үрчетә, аннан соң гына үтереп премия алырга керешә. Нәтиҗәдә еланнар аларны бетерү өчен акча түләү игълан иткәнгә караганда да күбрәк үрчиләр. Россиянең хәзерге финас-бюджет системасы да шундый вәзгыять тудыра: салымнарны арттырган саен, бюджет саега, һәм тагын салымнарны арттыру ихтыяҗы туа. Бу вәзгыятьтән чыгып, капма-каршы якка таба атлый башламасак, без даими рәвештә бюджетта күзлекле елан эффектына охшаган хәлгә тап булачакбыз: проблеманы бетерергә дигән чаралар проблеманы үрчетәчәкләр генә.
Фото: https://pixabay.com | stevepb
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев