“Әле берәүнең дә җир өстендә калганы юк”
Каян акча табыйм? Нурсөя апа белән Казанда урнашкан ритуаль хезмәт күрсәтү үзәгендә очраштык. Әнә шулай дип аптырап утырышы иде. Без күршебезне соңгы юлга озату мәшәкате белән йөрибез, аның исә кызы үлеп киткән икән. 86 елга сузылган гомерендә төрлесен күргән әби, өстенә зур кайгы төшкәч, бөтенләй югалып калган.
Үзе белән барлык үлемтекләрен дә алып килгән. “Сөлгем җитми, кызым”, – ди әби. Үзәктәге кызлар анысын да табарга вәгъдә бирделәр. Чүпрәк-чапрак табылыр анысы, әмма зиратта урын да кирәк бит әле. Биш мең сум түләсәң, махсус хезмәткәр барлык мәшәкатьләрне дә хәл итеп бирә икән. Дөресрәге, оештыру һәм документ эшен. Һәр эш өчен аннары аерым түлисе. Без чыгып киткәндә, Нурсөя апа үзеннән иртәрәк китеп барган кызын җирләргә дә акчасы булмауга әрнеп елап калды.
“Нурсөя апа бер дә зарланмады”
Бәйрәм уздырырга, кунакка барырга көннәр, атналар буе әзерләнеп йөрибез. Ә без соңгы юлга әзерме? Элегрәк әбиләр, кәфенлек алып куйсаң, гомер озыная дип уйласа, хәзер кеше бу хакта уйларга да курка. Күңелгә тынычлык таба алмагач, ритуаль хезмәт күрсәтү үзәгеннән адресын сорап алып, Нурсөя апаны ике көннән кабат эзләп таптык. Башкала читендәге бистәдә көн күреп ята икән ул. Күршеләре сүзгә саран булып чыкмады. “Нурсөя апа – бик сабыр кеше. Зарлана белмәде. Кызы хәмер белән дус булды. Анасы көн дә кулы белән кер юды. Кызын бала карагандай тәрбияләде”, – дип сөйли Нуретдин абый. Зәлилә апа да күршеләре турында начар сүз әйтмәде. “Нурсөя апа беркайчан да кешедән әйбер сорамады. Әле шушы яшендә дә эшләп йөри бит ул. Кызы Асиянең авыру баласы бар. Утызның теге ягында инде. Әлегә кадәр хастаханәдә иде. Аны да өйгә кайтарганнар”, – ди ул. Авыру малайны без дә күреп чыктык. Фатир ишеге бикләнмәгән. Көпә-көндез ут янып тора. Әбисе урамда булганда, малай шулай эшли икән. “Куркам мин. Теге көнне әни кайтты да, өстен салмыйча, диванга ятты. Шул ятканнан кабат тормады инде”, – ди онык. “Ашыгыч ярдәм” машинасы да чакырталар, әмма ул табиблар ярдәм итәрлек хәлдә булмый инде.
Әбинең исә кәефе юк иде. Аңлап та була – газиз баласын салкын җир астына кую кайгысын авыр күтәргән. “Бу хәлләрдән соң озак тормам инде. Мин дә китеп барырмын. Кызымнан рәхәт күрмәсәм дә, зарлана да алмыйм. Ярдәм итә алганча булыштым”, – ди ул. Әле моны балалар күңеленә дә сеңдерә белергә кирәк. Безнең өлкәннәрнең телендә гел бер теләк: соңгы юлга кешечә озатсагыз иде. Нурсөя апа кызын җирләргә 20 мең сумга урын алган. Кызын соңгы юлга озатырга акча тапкан ул. Ә үзен озатучы булырмы? Әзер кәфенлеге булса да, әлегә зиратта урыны юк икән.
Күмү мәшәкатьләре
Салада мондый кайгыны бөтен авыл белән күтәрәләр. Ә менә Нурсөя апа кебек ялгыз кешеләр кая барсын? Калада кеше хәлен кеше белми, хәсрәте эчендә берүзе батып калучылар да бар. Иң элек югалып калмаска, “ашыгыч ярдәм” машинасы чакыртырга кирәк. Шул ук вакытта полиция хезмәткәренә дә хәбәр бирәсе. Алар суд-медицина экспертларын чакырталар. Хәзер күп кеше мәетне моргта гына юдырып, кәфенләтеп ала икән. Әмма дин өйдә төн кундырып саклауны, якын кешеләре юып җирләүне киңәш итә. “Моргның үзендә кирәкле бөтен әйбер бар, – ди моннан 6 ай элек ирен җирләгән Зөлфия ханым. – Җиде мең сум акча түләдек тә, бар нәрсә хәл ителде. Мулла килеп укыды. Аннары иремне авылга алып кайтып киттек. Анда җир өчен түлисе юк”.
Левченко бистәсенә баргач, биредә урнашкан “Сөләйман” мәчетендә дә булдык. Нурсөя апаның авыр хәлдә икәнен аларга да җиткергән идек. Шул ук көнне барып, хәлләрен белешкәннәр, кулдан килгәнчә ярдәм иткәннәр.
– Кешегә дини белем җитми. Югыйсә мәчеткә генә киләсе бит. Без юлын күрсәтер идек. Тәүлек буе эшлибез. Безгә килеп, якыны үлгәнне хәбәр итсәләр, төн кунарга кеше җибәрәбез. Кирәк икән, әзер кәфенлек бирәбез. Имам килеп җеназасын укый, – дип сөйли Фәтхерахман абзый. – Без хәзер кешеләргә алдан ук хәстәрен күрергә, җирне алып куярга кушабыз. Заманасы шундый.
Мәрҗани мәчетендә эшләүче Рамил хәзрәт Миңгәрәев әйтүенчә, киңәшләре бушка булса да, кайбер хезмәтләр өчен түләргә кирәк. “Авыр хәлдә калган кешегә юл күрсәтәбез. ЗАГСта документларны барлау, җир алу эшләрен башкарган өчен акча алынмый. Ә менә җирнең бәясе төрлечә. Өздереп кенә әйтеп булмый. Аны ритуаль хезмәт күрсәтү үзәкләре әйтә ала. Без Самосырово бистәсендә урнашкан мөселман зиратыннан урын алып бирәбез, – ди ул. – Хәзер күп кеше алдан ук килешү төзеп, җир алып куя. Болай эшләү туганнарының хәлен җиңеләйтә. Үлемтеккә акчасы юк икән, бу очракта күмү мәшәкатьләрен дәүләт күтәрә. Хәзер ул акча 5 мең сумнан артык. Бездә агентлар булмаса да, Арча зиратында андый хезмәт күрсәтелә. Моңа аптырыйсы юк. Фатир алгандагы риэлторлар кебек алар. Бөтен документ эшләрен башкарып бирәләр”.
Ничек кенә куркыныч сүз булса да, шунысы хак: шәһәрдә вафат булу кыйммәткә төшә хәзер. Кая гына шалтыратып карасак да, җир бәясе турында ачылып әйтергә теләмәделәр.
Мөмкинлегең булмаса...
Тулай торакта яшәгәндә, әниләре вафат булгач, бер әбине ике баласы хокук саклау хезмәткәрләренә биреп җибәргән иде. Бу очракта андый кешеләрне дәүләт хисабыннан күмәләр икән. Аннары билгесезләр каберенә моргтагы номеры белән җирлиләр. Бу кешеләр турында архивларда мәгълүмат саклана икән.
Әгәр кесәңдә бер тиенең дә юк икән, нишләргә? Юрист Роберт Туктаров күмү турында Федераль закон барлыгын искәртә. “Дәүләт бюджетында смета буенча билгеле бер сумма каралган. Үлгән кешене күмү – җирле үзидарәләр өстендә. Аны алар кайгыртырга тиеш. Әгәр алар бу эшне башкармый икән, прокуратурага барырга кирәк. Тик әлегә татар дөньясында берәүнең дә җир өстендә калганы юк”, – ди ул.
Татарстанда бер кешене җирләү өчен 5 мең 701 сум 31 тиен акча каралган. Мәскәүдә, бу акчага кушып, тагын 11 мең сум түлиләр икән. Әгәр Бөек Ватан сугышы инвалиды яки анда катнашкан кеше үлсә, 38 мең 400 сумлык компенсация каралган.
Әлеге акчаны алу өчен кая барырга? Мәрхүмнең туганы яки якын кешесе булмаса, акчаны күмүне оештыручы кеше ала:
– гомере өзелгән кеше моңарчы эшләп йөрсә – эш урыныннан;
– лаеклы ялда булса – Пенсия фондыннан;
– эшләмәүче кешеләр өчен бу акчаны социаль яклау бүлеге түли.
Мөрәҗәгать итү вакыты – үлгән көннән алып алты айга кадәр. Җирләү өчен гариза, мөрәҗәгать иткән кешенең паспорты, үлү турында таныклык, хезмәт кенәгәсе (эшләгәнме, юкмы шуны белер өчен), исәп-хисап реквизитлары кирәк булачак.
Соңгы юлга әзер булмаган кешеләргә нишләргә? Казанда күмү эшләрен оештырыр өчен бердәм телефон номеры: (843) 225-28-90.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев