Лесхозда композитор Фасил Әхмәтовка мемориаль такта куелды
23 май көнне районыбызның Лесхоз бистәсендә, шушы төбәктән зур иҗатка юл алган якташыбыз, ТАССРның һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, РСФСРның Михаил Глинка, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, күренекле композитор Фасил Әхмәтгали улы Әхмәтовка мемориаль такта ачу тантанасы үткәрелде. Тантананы Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Габдрахман...
23 май көнне районыбызның Лесхоз бистәсендә, шушы төбәктән зур иҗатка юл алган якташыбыз, ТАССРның һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, РСФСРның Михаил Глинка, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, күренекле композитор Фасил Әхмәтгали улы Әхмәтовка мемориаль такта ачу тантанасы үткәрелде. Тантананы Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Габдрахман улы Шәрәфиев ачып җибәреп, райондашларны, килгән кунакларны, тамашачыларны әлеге тантана белән котлады.
Тантанада Мәркәзебез Казаннан Фасил Әхмәтовның тормыш иптәше Йолдыз ханым, сеңлесе Вәсилә ханым, туганы һәм музей директоры Суфия Мансуровна Бәдертдинова, туганы Әлфия Зәкиева, туганының кызы Асия ханым (Кукмарадан), Фасил Әхмәтовның улы Азат Әхмәтов, Татарстан композиторлар берлегеннән композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әнвәр Шәрәфиев, Татарстан язучылар берлегеннән шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Флера Тарханова, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Тәлгать Нәҗмиев һәм башка кунаклар Фасил Әхмәтовның иҗатын һәм истәлекләрен яктыртып чыгышлар ясадылар.
Әлеге тантананың программасын эшләп, программаны алып баручы, тамашачыларны килгән кунаклар белән таныштырып программаны җырчыларның чыгышлары белән аралаштырып алып барды. Җырчыларыбыз Гөлфинә Ярмухаметова, Лилия Мансурова тамашачылар алдында Ф.Әхмәтов җырларын башкардылар. Ә инде Казаннан килгән кунагыбыз Татарстанның халык артисткасы, М.Җәлил премиясе лауреаты Гөлзада Сафиуллина тамашачыларны танатана белән котлап, Ф.Әхмәтовның күп кенә җырларын башкарды. Әлеге чара бик матур, күңелле җырлы-моңлы кичәгә әйләнеп, тамашачылар да җырчыларыбызга кушылып җырлады. Ә җырчыларны җырлаткан баянчыларыбыз Сәйдәш Солтанов, Искәндәр Вәлиев Фасил Әхмәтовның иң матур көйләрен яңгыраттылар.
Мәдәният агарту эшләре буенча әйдәп баручы методисты Миннислам Кәримов
Нурхан Дәүләтов фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев