Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлфия апа: “Килен өчен үз гомеремне дә жәлләмәс идем”

Апас районы Тәүгелде авылында яшәүчеләр алтын каенана белән таныштырырга дип үзләренә дәште. 96 хуҗалыклы авылга (шуның 75 йортында кеше яши) быел гына асфальтын җәеп куйганнар, мәчетләре дә гөрләп эшләп тора, тик бер борчулары бар: авылдашлары Фәүзия урын өстенә калган. "Иң авырткан җиребез - шушы бала. Ничек кенә ярдәм итәргә шуңа,...

Язмыш камчысы әтиеңнең каешы гына түгел шул, бер китереп сукса, сыгылмый хәлең юк. Бик бәхетлеләрнең дә өмет-хыялларын, киләчәк планнарын челпәрәмә китерә ул. Рафил белән Фәүзия ике бала үстереп, әниләре янында матур гомер кичерә. Урамнардан да җитәкләшеп кенә узалар. Рафил - авылның оста гармунчысы була. Кыскасы, һәркем аларга карап сокланган. Ләкин көннәрдән бер көнне хатынын авыру аяктан ега...

"МИНЕ ТЕРЕЛТӘМ ДИП, КЫЗЫБЫЗ МЕДИЦИНА ЮЛЫН САЙЛАДЫ"

Борһановлар капкасын ачып кергәндә, Әлфия апа каралты-кура тирәсендә кайнашып йөри иде. Якын туганнарын көткәндәй каршы алып, елмаеп өйгә дәште ул безне.

Киленнәре Фәүзия апаның урыны түр бүлмәдә икән. Әле яңарак кына кызларын Казанга озатканнар. Айгөл быел медицина көллиятенә укырга кергән. Әни кешенең баласын сагынып, моңсуланыбрак яткан мәле иде.

- Мине терелтәм дип, шул юлдан китте инде балакаем. Медицина буенча бераз белеме бар хәзер. "Әти, әнине болай эшләтеп карадыгызмы, тегеләй иттегезме?" дип шалтыратып кына тора", - ди әнисе. Уллары Айнур 8 сыйныфта укый. Мәчеткә дә йөри, матур итеп азан да укый икән. Аның хыялы исә авылда, әти-әнисе янында калу.


Фәүзия апага 39 яшь. Бер уйласаң, җир җимертеп яши торган чагы. Әмма авыруы аны тимер чылбыр белән ятакка бәйләп куйган. Менә ничә еллар ятып кына торырга мәҗбүр ул. Шөкер итәсе урынга, зар елаучыларны еш күрәбез. Ә ярты гәүдәсен дә селкетә алмаган ханымнан "Аллага шөкер" сүзен ул көнне ничә тапкыр ишеттем икән! Сәламәт кеше дә аның кадәр кабатламыйдыр. Шулай да, табиблар куйган диагнозны сорагач, күз яшьләрен яшерә алмады ул.

- Авырый башлаганыма ун ел була... 2007 елда "Рассеянный склероз" дигән диагноз куйдылар. Табиблар да карады, Аллага шөкер. Ләкин алар да бу чир каршында көчсез. Германиядә генә дәваланып була бугай. Өч-дүрт ел култык таягына таянып булса да, аякта йөреп тордым әле. Капка төпләренә чыгып утырдым. Бөтенләй аяксыз калганыма биш ел булды. Әле дә хәтерлим, 2 январь иде ул. Бусагадан атлап чыкканда, аякларым чалшаеп китте дә, идәнгә килеп утырдым. Шуннан кабат йөреп китә алмадым... Гәүдәм кесәл кебек, кайсы якка авып китәсен белеп булмый. Ике минуттан артык утырып тора алмыйм, билгә бәрә. Аягым сызламый да үзе. Артык кызу булса, оеп китә, өсне ачып ятсаң, туңа. Тоемлавы да бетмәгән. Чебен кунганны да сизә....

Фәүзия апа шушы авыл кызы. Мәктәпне тәмамлагач, Буада тегүче-моторист һөнәрен үзләштерә. Аннары Казанга китеп, биш ел Республика клиник хастаханәсендә санитарка булып эшли. Ашыйсы ризыгы булгандыр инде, язмыш кире авылга дәшеп кайтара. Авылдашы Рафил кулын сорап килә аның.

- Рафил белән озак очрашып йөрмәдек без. Кечкенә сеңлесе белән бер сыйныфта укыдык. Укырга киткәч, безне поездга озатып, каршы алып йөри иде. Шулай итеп, 23 яшемдә кияүгә чыгып куйдым. Фермада эшләдем. Бер-бер артлы кызыбыз Айгөл белән улыбыз Айнур туды. Бәхетле еллар...

Сулдан - уңга: Айнур, Фәүзия һәм Әлфия апалар

"ФӘҮЗИЯНЕ ҮЗЕМНЕҢ КЫЗЫМ КЕБЕК КАБУЛ ИТТЕМ"

- Рафилем гармунчы булгач, кунакка еш дәшәләр иде. Бервакыт әз генә бәйрәмдә утырдык та, бала янына дип йөгереп өйгә кайттык. Ә әни аны йоклатып куйган. "Барыгыз, тынычлап утырыгыз", - дип тагын кызыбызны тирбәтеп калды. Районга концертлар килгәч тә "барыгыз, иркенләп йөрегез" дип куалап җибәрә иде... Авырый башлагач, хастаханәдә күренеп торырга кирәк булды. Иптәш булмаганда әни минем белән районга бара. Шунда бер апа: "Болар бер дә каенана белән киленгә охшамаган, әниле-кызлыдыр, мөгаен", - дип карап торган. Әле ярый әни бар! Бернинди авыр сүз әйткәне юк. Йортта олы кеше булу зур бәхет, - ди ул.

- Фәүзияне үземнең кызым кебек кабул иттем, - дип сүзгә Әлфия апа кушыла. - Үзе дә бик әйбәт, тәмле телле, акыллы шул. Үземнең дә алты балам бар. Ирем белән дүрт кыз, ике малай үстердек.

Әлфия апаның үз әтисе-әнисе дә авылда хөрмәтле кешеләрдән саналган. Карт белән карчык 69 ел бергә гомер кичерә. Үзе дә каенанасын якты хатирәләр белән искә ала ул:

- Каенанам белән 37 ел бергә яшәдек. Алты баламны карап үстерде. Рәхмәттән башка сүз юк. Шулкадәр сабыр, акыллы хатын иде. Соңгы елларда күзе сукырайды. Хәер-догасын биреп бакыйлыкка күчте, мәрхүмкәем...
Улы белән килененең иреген буып, теңкәләрен корытучы каенаналар азмы дөньяда?! Ә Әлфия апа җирдәге фәрештә диярсең. Берәр карар кабул итәсе булса да башта Фәүзия белән киңәшләшә ул. Түр якта улы белән килененең сөйләшә-сөйләшә кино каравын, көлешкән тавышларын ишетеп тә, алар өчен сабыйларча сөенә.

- Рафилем дә бик акыллы булды. Матур гына яшәсеннәр, нигез бетмәсен иде... Үз гомеремне дә кызганмас идем киленгә, - ди.

75 яшен тутырган Әлфия апаның үзенең дә сәламәтлеге артык мактанырлык түгел. Кан басымы уйнап җәфалый. Күзенә операция дә ясаткан булган, "саклана гына алмадым", - ди. Ярты елга бер Апаска система алырга барып кайта икән.

Бәхетле чаклар

"УЛ СӘДАКА ИЯСЕ ТҮГЕЛ, ИРЕ БАР БИТ"

...Фәүзия апаны язмышы бер яктан сынаса да, икенче яктан бәхетен дә биргән. Ике сау-сәламәт баласы, үз баласыдай яратучы каенанасы, аның өчен өзелеп торучы ире - Рафиле бар аның!

- Ирем көн саен "Әнисе, мин кайттым, әнисе, мин киттем" дип битләремнән үбеп чыгып китә. Эшендә дә әллә ничә тапкыр шалтыратып, хәлләремне сораша. Төшке ашка кайта алмаса, "бүген килеп чыкмый" дип шалтыратып кисәтә, - ди Фәүзия апа.

Торып йөри алмаса да, дөнья яңалыкларыннан да хәбәрдар бүген әңгәмәдәшем. Баш очында ноутбугы, алдында зур экранлы телевизоры тора. Дуслары, туганнары белән дә интернет аша даими аралаша. Кызы белән көн саен "скайп" аша сөйләшәләр икән.

Фәүзия апаның үз әнисе - Шаһидә апа да исән-сау, шушы авылда яши.

- Әни шалтыраткач, беренче сүз итеп "кодагый нихәл?" дип сорый, аннары гына минем хәлләрне белешә. Ярый кодагый бар, ди ул да, - ди Фәүзия апа.
Алар үзләре дә биш бала: ике малай, өч кыз үскән. Ике гаиләдә үскән балалар шулкадәр дус яши ки, йорт-җирендәге эшләрне дә күмәкләшеп башкаралар. Агач эшеме, бакча эшеме - аерма юк, чиратлашып бер-берсенә йөрешәләр. Бары тормышларының бер генә китек ягы бар: Фәүзияләре авырый...

Әйткәнемчә, авыл эченә быел асфальт җәйгәннәр. Фәүзия апа шул асфальттан коляскага утырып, җилдереп кенә әнисенә барырга хыялланган. Ләкин соңгы елда аның хәле тагын да кискенләшкән. Коляска дигәнендә ике минуттан артык утырып тора алмый. "Төймәле, үзе йөртә торган булса, бәлки җайлырак булыр иде", - ди Сәвия абыстай.

Фәүзия апага бүгенге көндә иң кирәк әйберләрнең берсе - памперслар. Анысын да икенче квартал өчен бирмәгәннәр. "Беткән" дигән җавап ишеткән. Бу хакта сөйләгәндә дә, сабыр ханымның күңелендә бер үпкә хисе сизелми.

Гомумән, әлеге гаилә зарланып яшәүне белми. Беркемнән ярдәм сорамый. Ураза, корбан гаетләрендә сәдака китерүчеләрне дә: "Ул сәдака иясе түгел, ире бар бит", - дип кыенсынып кына каршылыйлар.

Рафил абый үзе тракторда эшли. Иртәдән кичкә кадәр колхоз эшендә бил бөгүче ир өй белән эш арасында чабуларга мәҗбүр. Абзарларын да буш тотмый алар, үзләренә ит өчен дип бозавын, танасын, сарыкларын асрый, тавыгын да тоталар.
Китәргә җыенып, саубуллашкан вакытта Фәүзия апа: "Шушы булган саулыгымнан гына аермасын иде Ходай", - дип калды.


Борһановлар гаиләсе белән очрашудан кайткач, Фәүзия апаның Казанда яшәүче сеңлесе Фәния Гыймранова белән дә сөйләштем. Апасын күзәтүче табиб белән ул элемтәдә тора дигәннәр иде.

- Бу авыру турында табиблар "өйрә­нелмәгән" дип җавап бирә, - диде Фәния ханым. - Апаның бөтен гәүдәсенә МРТ ясатасым килә. Кайда эшләтеп булганын да белешкән идем. Әниебез авырып китте. Дүрт ай эчендә ике зур операция кичерде. Шул мәшәкатьләр белән тикшеренү эшләре кичектерелде. Хәзер салкыннар башланды инде, Алла боерса, язга чыккач, апага яхшылап тикшеренү уздырырга кирәк дип уйлап торам, - диде ул. Фәния апа да памперслар мәсьәләсендә эшнең катлаулы торуын әйтеп узды. Аларны ул төрле инстанцияләргә хатлар юллый-юллый гына ала икән. Әлеге хәлгә аңлатма бирүләрен сорап социаль иминият фондына хат юлладым. Ни дип җавап бирерләр, көтеп карыйк.
http://akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев