"Үлгән, дип рәсми рәвештә танылса да, әнисе улын күрүдән өметен өзми..."
Язмыштан узмыш юк, диләр. Өч мәртәбә үлемнән калган һәм чирек гасырга якын гомерен билгесезлектә яшәгән Владимир Вахрушев бүген тормышын яңадан, дөресрәге, өзелгән өлешеннән башлаган. Аннан күп еллар дәвамында хәбәр булмагач, үлгән, дип рәсми рәвештә танылса да, әнисе улын күрүдән өметен өзми. Кече Пурга авылы - Әгерҗе шәһәренә ике чакрым гына...
Язмыштан узмыш юк, диләр. Өч мәртәбә үлемнән калган һәм чирек гасырга якын гомерен билгесезлектә яшәгән Владимир Вахрушев бүген тормышын яңадан, дөресрәге, өзелгән өлешеннән башлаган. Аннан күп еллар дәвамында хәбәр булмагач, үлгән, дип рәсми рәвештә танылса да, әнисе улын күрүдән өметен өзми.
Кече Пурга авылы - Әгерҗе шәһәренә ике чакрым гына ераклыктагы Удмуртиядәге район үзәге. Ике республикага караган бу район үзәкләрендәге удмуртлар һәм татарлар элек-электән бик дус һәм аралашып яшиләр. Бездәге базарда сөт, каймак, эремчек, ит, яшелчә сатып әгерҗеләрне туендыручылар да - нәкъ менә Кече Пурга удмуртлары. Ут күршеләребездәге яңалыклар да яшен тизлегендә килеп ирешә. Узган гасырның 90 нчы ел башларында Кече Пургада туып үскән удмурт егетенең армиядән кайтканда югалуы турында хәбәр таралган иде. Ул чакларда базарда сату итүче удмурт түтәйләреннән солдат егетнең язмышы турында сораштырып торсам да, яхшы хәбәр әйтүче булмады. Латвиядә хәрби бурычын үтәп кайтучы егет суга төшеп югалгандай булды.
Әнисе, ике апасы кайлардан гына эзләмәгәннәр дә, кайларга гына язмаганнар, күрәзәчеләр бусагасын да күп таптаганнар. "Беренче канал"дагы "Жди меня" тапшыруына да кат-кат хатлар юллаганнар. Әгерҗе халкы арасында да танылган күрәзәче удмурт хатыны солдатның әнисе Лиза түтине: "Улың исән, әмма каты авырый. Кайчан да булса кайтачак", - дип тынычландырырга тырышкан. Тик анага төпчек улы турында бернинди җылы хәбәр дә килми. 14 елдан соң гына туган ягында Владимир Вахрушевны үлгән дип рәсми рәвештә таныйлар.
Багучы хак әйткән бит
"Багучыга барма, күңелеңә яра алма" дисәләр дә, бу очракта теге күрәзәче карчыкның сүзләре дөреслеккә туры килә бит. Володя исән!
...Солдат поездда туган якларына кайтканда, аны ерткычларча кыйнап, документларын алып, бер сарайга кертеп ташлыйлар. Егет аңына килгәндә үзенең кем, кайдан, якыннары кемнәр икәнлеген хәтерләми. Ул кайда? Ничек монда килеп эләккән? Әйтерсең лә, моңарчы аның шәхси тормышы булмаган. Башында мең төрле сорау, әмма берсенә дә җавап таба алмый. Без еш кына мондый җан өшеткеч хәлләр кинода гына була дип уйлыйбыз. Чынлыкта удмурт егете дә нәкъ менә шундый ифрат авыр хәлдә кала. Күз күрмәгән якларда япа-ялгыз, хәтта исем-фамилияңне дә хәтерләмәгән килеш, бернинди документсыз калып кара әле! Кая барып бәрелергә, кемнән ярдәм сорарга? Кая барганын да белмичә юл тотканда, Володя зур гына бер абхаз авылына барып чыга. Урамда өсте-башы таушалган таныш булмаган егетне күреп, аның кем булуы белән кызыксынсалар да, бер генә сорауга да җавап бирә алмый ул. Бер абхаз кешесе аяныч хәлгә төшкән егетне үз йортына алып керә. Володя шунда яшәп кала. Әмма ул бит исемен дә, милләтен дә хәтерләми. Абхазиядәге яңа гаиләсендә аны Виталий дип йөртә башлыйлар. Гаилә башлыгы аны үз энесе кебек якын итә. Володя-Витя авыл халкына төрле эшләрдә булыша, сүз тыңлаучан, кулыннан эш килә торган егетне абхаз халкы бик тиз үз итә.
Язмыш сындырып сыный
Менә шулай ел артыннан ел уза. Удмурт егете 1990 нчы елларда Абхазия - Грузия бәрелешләрен дә үз күзләре белән күрә. Ул яшәгән Түбән Эшера авылы аша фронт линиясе уза, аның күз алдында йортлар шартлый, мәетләр аунап ята. Сугышлар бераз тынгач, авылда йортларны торгызу эшләре башлана. Шул эшләр барышында егетне ток суга. Бик авыр хәлдә ята удмурт егете хастаханәдә. Табиблар аның исән калуына да шикләнәләр. Үлем белән яшәү арасында көрәшкән егет көч-хәл белән яңадан йөрергә өйрәнә.
И язмыш, адәм баласын нигә шулкадәр сындырып сыныйсың икән син?! Дистә елдан артык чит җирләрдә үзенең кем икәнлеген дә белмичә яшәүче егетне алда тагын бәхетсезлек көтә. Ул юлда авариягә очрый. Алты ай дәвамында хастаханәдә ятканда, башына нинди генә уйлар килмәде икән?! Чү... Нәрсә бу? Егет үзе дә аптырашта. 24 (!) елдан соң иң элек ике апасы булуы, үзенең удмурт егете икәнлеге исенә төшә башлый. Ул бит - Удмуртиядән! Бераздан әнисе, туган авылы Кече Пурга урамнары күз алдына килә башлый. Хәтта өй телефоны номеры да исенә төшә. Егет бу турыда беркемгә дә сөйләми. Телефоннан апасына шалтыраткач, хәтеренең бераз кайтуына үзе дә ныклап ышана башлый.
- Төн йокыларым качты. Болар барысы да матур төш кебек тоелды. Качып кына елап та ала идем. Кече Пургадагы апам белән телефоннан сөйләшкәч кенә, Абхазиядәге якыннарыма бу турыда сөйләдем. Шатлыктан алар белән кочаклашып еладык. 24 ел бернинди документсыз яшәгәч, мин ялгызым гына олы юлга чыга алмадым. Якыннарым мине алырга килделәр. Боларны Владимир Вахрушев туган ягына кайтып, тугыз айдан соң аңа Россия гражданины паспорты тапшыру тантанасында журналистлар белән очрашуда сөйләде. Рәсми рәвештә үлгән тамгасы тагылса да, 24 ел буе газиз улының исәнлегенә өметен өзмәгән, аның кайтуын көткән әнисе генә, әллә инде улы табылу шатлыгыннан, каты авырып китә. Хәзер Лиза түти инсульттан соң тернәкләнеп килә. Ана улының, еллар узгач, яшьлек мәхәббәте белән кавышып, гаилә тормышын башлавына да сөенеп туя алмый.
Мәхәббәт тарихы
...Володя белән Рита арасында мәхәббәт хисләре туксанынчы елларда кабына. Әмма араларына ниндидер кара мәче керә дә, егет армиягә киткәч, аралашулар өзелә.
- Володяның хәбәрсез югалуы бөтен авылны тетрәндерде инде ул елларда. Мин дә якыннарыннан гел сораштырып тордым, ул армиядән кайткач, хисләребез яңадан яңарыр кебек тоела иде, - дип искә ала Рита.
Кыз, кияүгә чыгып, ике бала таба. Әмма гаилә тормышы барып чыкмый, ире белән аерылыша.
- Менә шулай канатларым каерылган авыр көннәр кичергәндә, танышларым Володяның кайтуын, алардан телефонымны сорап алуын әйткәч, өнсез-телсез калдым, ышанмадым. Берничә көннән үзе шалтыраткач та, саташам дип уйладым. Матур гына яшәп киттек. Йорт эшләренә бик оста, әле менә мунча төзеп куйды, - ди Рита, сөенеп.
Тормышта могҗизалар булмый диләр. Әмма Владимир Вахрушевның авариягә очрап, чирек гасырга якын вакыттан соң хәтере кайтуы, туган ягында якыннары белән очрашуы, 44 яшендә яшьлек мәхәббәте белән кавышуы могҗиза түгелмени?!
Рәмзия ЗАРИПОВА
Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев