“Җәлил укулары” III Халыкара әдәби бәйгесенә старт бирелде. Чара Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә оештырыла. Әбрар Кәримуллин исемендәге район үзәк китапханәсе әдәби бәйгенең 1 турын уздыра.
“Җәлил укулары” бәйгесенә әзерләгән эшләрегезне (Муса Җәлилнең бер әсәре (тулысынча яки өзек) татар телендә яисә фронтовик язучының бер әсәре (тулысынча яки өзек) татар яки рус телләрендә коллектив ( 2 дән 10 кешегә кадәр) белән тәкъдим ителергә тиеш. Башкару вакыты – 5 минутка кадәр) видеоязманы 10 ноябрьгә кадәр ilseyarmetod@mail.ru почтасына юллый аласыз. Бәйгенең нигезләмәсе белән тулырак Бөтендөнья татар конгрессы сайтыннан (tatar-congress.org) танышырга була.
Нет комментариев