Ләйлә Фазлыева: Җиңү парады кайчан узачагы төгәл май азакларында билгеле булырга тиеш
Ул июнь азагына, я сентябрь башына күчерелер дип фаразлана.
Коронавирус таралу белән бәйле рәвештә, 9 Май көнне Җиңү парады узамаячак. Аның төгәл кайчанга күчереләчәге май азакларында билгеле булырга тиеш. Бу хакта матбугат конференциясендә Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
«Җиңү парады я июнь азагында, я сентябрь башында булыр дип фаразлана. Әле тәгаен әйтеп булмый», — диде ул.
Аның сүзләренчә, Россия Федерациясенең коронавирусны кисәтү буенча чаралар режимыннан чыгуына карап, парадны июньдә яисә сентябрьдә уздыруны күрсәтәчәк.
Фото: Владимир Васильев
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев