Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

М5 трассасыннан күренеп торган тау битенә "Әлифба" дип язып куярга җыеналар

Татар Байтуганы авылында "Әлифба" китабы авторы Сәләй Вәгыйзов туган.

Самара өлкәсендә М5 трассасыннан күренеп торган Татар Байтуган авылы тавына тимер хәрефләр белән "Әлифба" дип язып куярга җыеналар. Бу турыда "Самара татарлары"сайты хәбәр итте.

Бу эш Татар Байтуганы авылында "Әлифба" китабы авторы Сәләй Вәгыйзов музее мөдире Нурания ханым Абзалова һәм Самара өлкә "Туган тел" татар җәмгыяте инициативасы белән эшләнә. Подрядчы белән сөйләшүләрне һәм оештыру эшен "Туган тел" оешмасы Советы әгъзасы Фәһим Йосыпов, ә финанс чыгымнарны Татар эшкуарларына ярдәм күрсәтү ассоциациясе (җитәкчесе — Ильяс Шәкүров) үз өстенә алган.

"Әлифба" сүзен тау битенә урнаштыру эшләре X Бөтенроссия авыл Сабантуена кадәр әлеге эшләр төгәлләнергә тиеш. 

"Байтуганда туып-үскән Сәләй Вагыйзов, татар балалары өчен "Әлифба" китабы авторы, шушы тауларга менеп йөрергә яраткан. Соңгы тапкыр 1969 елны туган авылында булган Сәләй ага тагын тауларына менеп хозурланган, Алтын тау бистәсенә барып килгән", диелә әлеге хәбәрдә.

 

Фото: Салават Камалетдинов/архив

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев