Мәгариф министрлыгында Бердәм дәүләт имтиханын гамәлдән чыгару ихтималы турында әйттеләр
Бердәм дәүләт имтиханын гамәлдән чыгару кебек мөһим карарны фикер алышудан башка, ата-аналарның һәм укучыларның фикерләрен исәпкә алмыйча кабул итәргә ярамый. Бу хакта РИА Новости Россия Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
«Гамәлдәге механизмга теләсә нинди үзгәрешләр белгечләр фикер алышуларыннан башка кертелә алмый, алай гына да түгел, укучыларның һәм аларның ата-аналарының фикерен ишетү һәм аңлау мөһим», диелә хәбәрдә.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/magarif-ministrlygynda-berdam-daulat-imtixanyn-gamaldan-cygaru-ixtimaly-turynda-aittelar-5868359
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев