Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Май аенда өстәмә ял көннәре булачак

Киләсе май бәйрәмнәрендә Татарстанда озын ял көннәре була. 1, 8 һәм 9 майда эшләми торган ял көннәре. Шулай итеп, май аенда беренче ике атна ял көннәреннән башланачак, дип искәртте Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы.

 

«Ай 29 апрельдән 1 майга кадәр булган озын ял көннәреннән башлана. Шунлыктан беренче атнада нибары 4 эш көне булачак - 2 майдан 5 майга кадәр», - дип билгеләп үттеләр ведомствода.

Ял көннәре 6 майдан 9 майга кадәр дәвам итәчәк, ә аннан соң өч эш көне - кыска эш атнасы 10 майдан 12 майга кадәр дәвам итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, узган елның октябрендә ТР Хезмәт министрлыгы бу елга эш календаре бастырды. Ике ял көне белән биш көнлек эш атнасында эшли торган 244 көн туры килә, шуларның 6сы бер сәгатькә кыскартылачак. Ял көннәре саны 121 көн тәшкил итә, шул исәптән 17се эшләми торган бәйрәм көннәре була.

Икенче ел рәттән Дәүләт Думасында май бәйрәмнәрен озайтырга чакыралар, бу инициатива «Новые люди» партиясеннән депутат Вячеслав Даванков чыгышында яңгырый.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/mai-aenda-ike-kyska-es-atnasy-bula-5870087

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев