Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Яңалыклар

Мәктәптә атыш оештырып гомерлеккә хөкем ителгән Илназ Галәвиевка кияүгә чыккан кызны туганнары психик ятан сәламәт түгел дип саный

9 кешене үтерүдә гаепләнеп гомерлеккә хөкем ителгән Илназ Галәвиев «Кара Дельфин» колониясендә өйләнгән.

   9 кешене үтерүдә гаепләнеп гомерлеккә хөкем ителгән  Илназ Галәвиев «Кара Дельфин» колониясендә өйләнгән. Аңа 18 яшьлек журналист кыз кияүгә чыккан. Кәләш Ростов өлкәсендә туган, хәзер Мәскәүдә яши. Ул Галәвиевне судларның берсендә күреп ала, аннары аның белән күрешергә килә һәм яшьләр өйләнешергә карар кылалар. Гомерлеккә хөкем ителгән Илназ белән Диананың никахын май ахырында Оренбург өлкәсенең Соль-Илецк шәһәрендәге ИК-6 да теркәгәннәр. Ир белән хатын елына бер тапкыр күрешә алачак.  Әмма  Диананың туганнары  кызның гамәлен  адекват түгел дип саный һәм никах өзелгәнче аны үз кызы дип танудан баш тарта, дип хәбәр итә SHOT. Канал мәгълүматлары буенча, кызның әтисе аны берүзе үстергән. Якыннары Диана һәрвакыт тирә -юньдәгеләргә каршы килергә омтылган, ә Галәвиевка кияүгә чыгуны якыннарын шаккатыру омтылышы дип ышана. Туганнары кызны психиатрия дәваханәсенә урнаштыру мөмкинлеген карый.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 11 маенда мылтык белән коралланган 175 нче гимназиянең элеккеге укучысы Галәвиев уку йортына бәреп керә һәм җиде укучыны һәм ике укытучыны үтерә. Тагын 24 кеше яралый.  Атучыны махсус режимлы төзәтү колониясендә гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүгә һәм 200 000 сум штрафка хөкем итәләр. Хөкем карары шулай ук 22 млн сум күләмендә мораль зыян компенсациясен күздә тоткан. Барлыгы 600дән артык кешене зыян күрүчеләр дип таныдылар.

Чыганак ТНВ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев