Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мамадышта казлар 22гә кадәр яши

Узган атнада Мамадышта бик зурлап "Каз өмәсен" уздырганнар. Татар халкының әлеге күркәм йоласын уздыруда районның күп кенә җирле үзидарәләреннән төрле милләт кешеләре катнашкан. Районның мәдәният йорты янында ике сәгатьтән артык бәйрәм рухы хөкем сөрде, дип яза "Мамадыш онлайн". Тәкәнештән килүчеләр казларын төрле милләт киемнәренә киендереп алып килгән булса, Шәдчедән килүчеләр...

Узган атнада Мамадышта бик зурлап "Каз өмәсен" уздырганнар.

Татар халкының әлеге күркәм йоласын уздыруда районның күп кенә җирле үзидарәләреннән төрле милләт кешеләре катнашкан. Районның мәдәният йорты янында ике сәгатьтән артык бәйрәм рухы хөкем сөрде, дип яза "Мамадыш онлайн".
Тәкәнештән килүчеләр казларын төрле милләт киемнәренә киендереп алып килгән булса, Шәдчедән килүчеләр чәй табыны, каз түшләре белән өстәлен бизәгән, ә кирмәнлеләр каз мамыгыннан эшләнгән әйберләр алып килгәннәр.
Әлеге йорт кошының гомере бик азлардан саналса да, менә Мамадыш районында гомер итүче Рузия Шафикованың әнисе Гамбәр әбинең казы 22гә кадәр яшәгән икән бит!
- Ел саен 12 йомырка салып, шуның 11е гел бәбкәле була иде. Әнием үлгәннән соң да 5 ел яшәде, аны бик зурлап елей-елый күмдек, - ди Рузия ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев