Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мамадышта узачак креатив чаналар фестиваленә Олимпия чемпионы килә

26 гыйнварда Мамадышта «SunnyФЕСТ 2019» III креатив чаналар фестивале була.

26 гыйнварда Мамадышта «SunnyФЕСТ 2019» III креатив чаналар фестиваленә ике тапкыр Олимпия чемпионы, Россия Бобслей һәм скелетон федерациясе президенты Александр Зубков килә. Бу хакта Туризм буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

14.00 сәгатьтә данлыклы спортчы белән автограф- һәм фотосессия башлана. Теләгән һәркемнең чемпион белән истәлеккә фотога төшеп, аннан автограф алу мөмкинлеге бар.

«Быел фестивальгә рекордлы санда катнашучылар һәм тамашачылар килеп дип көтелә», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Татарстан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән командалар берничә номинациядә ярышачак. Приз фонды 110 мең сум тәшкил итә.

Ярышлардан тыш, көн дәвамында (10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр) халык һөнәрчелеге ярминкәсе эшләячәк, катнашучылар парады узачак, тамашачыларга концерт тәкъдим ителәчәк, «ВКонтакте» социаль челтәрендә оештырылган бәйгедә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылачак.

Фото: архив/Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев