Саба таңнары

Сабинский район

16+
Яңалыклар

Марат Әхмәтов: «Республика агросәнәгать комплексы-үсеш потенциалы яхшы булган заманча югары технологияле тармак»

25 март көнне Казанда, «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында Россия крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең XXXVII съезды узды.

25 март көнне Казанда, «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында Россия крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең XXXVII съезды узды. Катнашучылар фермерлыкны һәм кооперацияне үстерү, шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләмнәрен арттыру һәм авыл территорияләрен саклап калу буенча стратегик бурычларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Республика Рәисе, Хөкүмәт һәм Татарстан парламенты исеменнән съезд делегатларын һәм чакырылганнарны Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов сәламләде.

Съезд эшендә илнең 67 төбәгеннән 600 делегат һәм катнашучы катнашты, алар арасында - фермер хуҗалыклары башлыклары, кооператив берләшмәләр җитәкчеләре, фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре.

«Умырзая» эшкәртү-сату авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы рәисе Рамил Гариповка Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев