Марат Әхмәтов Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде
Бүген җиденче чакырылыш Дәүләт Советының 19нчы утырышында Фәрит Мөхәммәтшин парламент рәисе вазифасыннан китте һәм Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе итеп сайланды.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы итеп депутатлар бертавыштан Марат Әхмәтов өчен тавыш бирде.
Марат Әхмәтов 1954 елның 16 июнендә туган. Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, РФ һәм ТР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Беренче, алтынчы һәм җиденче чакырылышларда Дәүләт Советы депутаты итеп сайланды. Бүгенге көнгәчә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары вазифаларын башкарды.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/marat-axmatov-tatarstannyn-daulat-sovety-raise-vazifalaryn-baskarucy-itep-bilgelande-5920770
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев