Машинадагы балалар утыргычын баланың буена һәм авырлыгына карап кулланырга кирәк
Машинадагы балалар утыргычын яшькә түгел, баланың буй һәм авырлыгына карап кулланырга кирәк. Россия Дәүләт Думасы депутаты Иван Сухарев юл хәрәкәте кагыйдәләренә шундый үзгәреш кертергә тәкъдим итә. Гамәлдәге закон нигезендә 12 яшькә кадәрге балалар машинага утырганда, махсус утыргычлар һәм куркынычсызлык каешлары кулланылырга тиеш. Әлеге таләпне бозган өчен 3 мең сум күләмендә...
Машинадагы балалар утыргычын яшькә түгел, баланың буй һәм авырлыгына карап кулланырга кирәк. Россия Дәүләт Думасы депутаты Иван Сухарев юл хәрәкәте кагыйдәләренә шундый үзгәреш кертергә тәкъдим итә. Гамәлдәге закон нигезендә 12 яшькә кадәрге балалар машинага утырганда, махсус утыргычлар һәм куркынычсызлык каешлары кулланылырга тиеш.
Әлеге таләпне бозган өчен 3 мең сум күләмендә штраф каралган. "Кайбер ун яшьлек балалар буй һәм гәүдә авырлыгы ягыннан хәтта ата-аналарын да уздыра. Мондый баланы яшенә карап кына махсус утыргычка утырту - зур хата. Ул-бу була калса, аның сәламәтлегенә пассажир буларак баруга караганда да күбрәк зыян килергә мөмкин", - ди проект авторы. Шуңа күрә Сухарев буе - 150 сантиметрга, авырлыгы 36 килограммга кадәр булган балаларны гына махсус утыргычларда йөртергә тәкъдим итә. "Болай эшләгәндә, машинадагы балалар утыргычын яшь буенча гына чикләп кулланып булмаячак. Шул ук вакытта буе 150 сантиметр, авырлыгы 36 килограммнан артмаган 12 яшьтән олырак балалар да махсус утыргычта йөрергә тиеш була", - ди Сухарев.
Бу кагыйдә күп кенә илләрдә күптән гамәлдә икән инде. Әйтик, Австрия, Польша, Словения, Словакия, Португалия һәм Чехиядә буе 150 сантиметрдан артыграк булган 12 яше тулмаган баланы машинада махсус утыргычсыз гына йөртсәң дә ярый. Дөрес, бүген Россиядә гамәлдә булган кагыйдә дә баласы яшенә күрә озын яки таза булган ата-ананың хәленә керә. "Россия автомобильчеләре хәрәкәте" оешмасы рәисе Виктор Похмелкин сүзләренә караганда, андый баласын машинада гадәти саклагыч каеш белән генә йөрткән ата-анага да артык бәйләнә алмыйлар. "Һәрхәлдә, яшенә күрә артык эре күренгән баласын махсус утыргыч урынына гадәти саклагыч каешы белән генә йөрткән әти кеше үз хаклыгын дәлилли ала", - ди ул.
Иң кайгыртучан әни
Юл иминлеген кайгырту гаиләдән башлана. Балаларга автомобильдә махсус утыргычка утыруның кирәклеген, киемгә яктылыкны кайтаручы төс-билгеләр (фликерлар) тегелергә тиешлеген аңлату эшләрен үз мисалыңда күрсәтергә кирәк. Казанда инде җиденче тапкыр уздырылучы "Иң кайгыртучан әни" бәйгесе шуның бер үрнәге булып тора.
Бәйгедә катнашучылар саны елдан-ел артып кына калмаган, аларның тәкъдим иткән эшләре эчтәлеге ягыннан да шактый байый төшкән. Кыскасы, әниләр фантазияләрен эшкә җиккәннәр. Чөнки бәйгедә инде берничә ел рәттән катнашкан гаиләләр дә бар. Казан шәһәренең ЮХИДИ идарәсе үткәргән әлеге чараның шартлары бик гади. Балаларның бакчага, мәктәпкә киеп йөри торган киемнәренә яктылыкны кайтаручы төс-билгеләрне бизәкләп төшерергә кирәк. Караңгыда бу рәсемнәр якты булып күренеп торачак. Шул ук вакытта баланың юлда барганы ерактан ук билгеле булачак. 2015 елның 1 июленнән зур юл киселешләрендә, торак пунктлардан читтәге трассаларда юл кырыеннан барганда мондый яктылык кайтаручы билгеләр булу мәҗбүри куелды. Чөнки кеше өстендә мондый билгеләре булган кием караңгыда өч тапкыр яхшырак күренә. Ә бу кагыйдәне үтәмәүчеләрнең гомере фаҗигале тәмамланырга мөмкин. Шул ук вакытта законны бозучы җәяүле 500 сум штрафка да тартылачак. Гадәттә җәяүле кырыйга чыкмый, машина күренми әле дип, машина юлыннан бара бит.
Бәйгегә килгәндә, ул көнне ТР ЮХИДИ идарәсе урнашкан бинаның тантаналар залы балалар тавышыннан гөр килеп торды. Бирегә берничә айлык сабыйдан башлап урта яшьтәге мәктәп балалары җыйналган иде. Җиңүчеләрне берничә номинациядә бүләкләделәр. Барлыгы 97 эш тәкъдим ителгән. Яшь модельләр киемдәге һәм мәктәп букчаларындагы яктылык кайтаручы төс-билгеләрнең ниндиләрен генә тәкъдим итмәделәр. Хәтта "Балалар транспорты" номинациясендә бала коляскаларын бик тә кызыклы итеп бизәүчеләр бар иде. Аларны да аерым билгеләп үттеләр. Иң кызыклысы - сәхнә һәм милли киемнәргә дә шундый тукымадан бизәкләр төшереп тәкъдим итү булды, дисәм, ялгышмам. Мәсәлән, Насыйбуллиннар гаиләсендәге балаларның татар халык киемнәрендәге орнаментлары шундый яктылык кайтаручы төс-билгеләр белән чигелгән иде. Сокланып карарлык эшләр күп иде бәйгедә. Иң мөһиме: балалар шуны күреп, аңлап үсә - монысы икеләтә куанычлы.
Рәсимә Муллаянова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев