Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Машина йөртү таныклыгын электрон рәвештә күрсәтеп булачак

Юлларда ЮХИДИ хезмәткәрләренә электрон машина йөртү таныклыгын күрсәтергә мөмкин. 10 ноябрьдә “Госуслуги Авто”ның яңа мобиль кушымтасы пәйда булгач шундый мөмкинлек ачылган. Ләкин гадәти таныклык та үзең белән булырга тиеш, чөнки Юл хәрәкәте кагыйдәләреннән кәгазь документ күрсәтү таләбе алынмаган әле.

    Моңа кадәр шул кушымта ярдәмендә автомобильне теркәү таныклыгын электрон рәвештә күрсәтү мөмкинлеге булдырылган иде. Бу функция эксперимент рәвешендә икенче елын эшли. Эксперимент, уңышлы, дип танылып, “права”ны да шул ук ысул белән тикшерү карарына килгәннәр.
    Электрон СТСны күрсәтү өчен “Госуслуги Авто” кушымтасына керергә кирәк. Анда милекче исемендәге машина (машиналар) “чыгачак”. Астында – “предъявить документы” төймәсе. Шуңа баскач, экранда QR-код чыга. Инспектор аны үзенең планшеты ярдәмендә “укый”.

   “Права”ны да нәкъ шулай ук күрсәтергә мөмкин. Башта “Водительские права” бүлегенә керергә, аннан соң “Предъявить права” төймәсенә басарга.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев