Матбугат чараларына ышанасызмы [сораштыру]
Бүген россиялеләрнең күбесе (57 процент), массакүләм мәгълүмат чаралары илдә барган вакыйгаларны объектив рәвештә яктырта, дип саный. Респондентларның 29 проценты исә капма-каршы фикердә тора. Күптән түгел "Иҗтимагый фикер" фонды тарафыннан уздырылган сораштыру нәтиҗәләре әнә шул хакта сөйли. Россия халкының һәр дүртенчесе исә, матбугат чаралары мәгълүматны тулысынча яктыртып бетерми, аның бер өлешен...
Бүген россиялеләрнең күбесе (57 процент), массакүләм мәгълүмат чаралары илдә барган вакыйгаларны объектив рәвештә яктырта, дип саный. Респондентларның 29 проценты исә капма-каршы фикердә тора. Күптән түгел "Иҗтимагый фикер" фонды тарафыннан уздырылган сораштыру нәтиҗәләре әнә шул хакта сөйли.
Россия халкының һәр дүртенчесе исә, матбугат чаралары мәгълүматны тулысынча яктыртып бетерми, аның бер өлешен яшереп кала, дип саный. Шулай да аларның күпчелеге дәүләт мәнфәгатьләрен кайгырткан очракта кайбер темалар хакында дәшмичә, яшереп калырга да мөмкин дигән фикер белән килешә. Респондентларның өчтән бере исә, мәгълүматны бераз үзгәртеп бирүнең бернинди зыяны да юк, дигән фикердә. Ә сез хәзерге матбугат чараларына ышанасызмы?
Рифат ЗАРИПОВ, юморист:
- Мәгълүмат чараларының ышанып була торганына ышанырга туры килә инде. Хәзер телевизорда карар нәрсә юк бит, әкият дөньясы. Барысы да арттырылган, су кушылган. Халыкка бер яхшы яңалык юк, гел куркыту. Шәхсән мин үзем күбрәк радио тыңлыйм. Гәҗитләргә дә язылам. Хәзерге вакытта "Аргументы и факты", "День", "Телесемь", "Акчарлак" һәм "Ирек мәйданы" газеталарын алдырабыз. Матбугат чаралары мәгълүматны тулысынча яктыртып бетерми, аның бер өлешен яшереп кала, дигән фикер белән килешәм. Тик монда мәгълүматның бер өлешен яшереп калалар дип кенә әйтү аз, күп очракта алар дөресен яшереп калалар. Үзләренә ничек җайлы һәм файдалы булса, шулай яктырталар.
Руслан АЙСИН, сәясәт белгече:
- Матбугат чараларына тулаем рәвештә ышанып бетмим. Миңа калса, массакүләм мәгълүмат чарасы, гомумән, объектив була алмый. Ул барыбер кемнеңдер сәясәтен алып бара. Һәр көнне "слон.ру", "Эхо Москвы" кебек берничә сайт белән танышып барам, рус телендә "Новая газета", татар телендәгеләрдән "Ватаным Татарстан"ны укыйм. Телевизор карамыйм. Аңа ышаныч юк. Бүген бәйсез каналлар юк бит, шуңа күрә аларда бар нәрсә берьяклы гына яктыртыла. Матбугат чаралары дөреслекне тулысынча әйтеп бетерми, дигән фикер белән дә килешәм. Ә аны кем әйтеп бетерә?
Рәмзия ВАФИНА, хисапчы (Буа районы):
- Мин күбрәк телевидениегә өстенлек бирәм. "Россия 2", "ТНВ" каналларын көн саен карыйбыз. Андагы журналистлар җитезрәк, мәгълүматны да барыннан да алда җиткереп баралар. Шулай да телевизордан да мәгълүматны тулысынча биреп бетермиләр кебек. Бүген бит халык гел кыл өстендә утырган кебек, анда ниндидер бер бетмәс курку бар. Матбугат чараларында дөреслекне әйтеп бетермәүләре дә шуңа бәйледер, миңа калса.
Булат ҖИҺАНШИН, җырчы:
- Мин күбрәк Интернетка өстенлек бирәм. Анда язылганнарга 90 процент ышанам. Матбугат чаралары исә минем өчен икенче урында. Алардагы мәгълүматларга мин якынча 80 процентка ышанам. Дөрес, бер яктан караганда, Интернет - "чүп чиләге" инде ул, андагы мәгълүматны да "сөзеп" кенә кабул итәргә кирәк. Тик кайчакларда матбугат чараларында басылган мәгълүмат белән Интернеттан алынганын чагыштырып карагач, беренчеләрендә аның, дөрестән дә, өстән-өстән генә җиткерелгәне күренә.
Ватаным Татарстан
№ 67 | 16.05.2015
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев