“Матур” булмаса, нинди? Синонимия “башваткыч” мәллә? (ДӘВАМЫ)
Мәгънә =сүз тәңгәллегенә ирешү өчен синонимия мөмкинлекләрен барлауны дәвам иттерәбез. Үткән язмаларда бу кыйблада безгә фән күрсәтмәләренең дә ярдәм итүен төшенә килдек. Тагын кайберләрен искә төшереп, аларны гамәли куллану мөмкинлегенә диккать итик әле.
Үткән язмада “гүзәл”, “матур” һ.б. сүзләренең кулланылыш хәле өчен борчылып уйланганда без телдәге активлык–пассивлык күренешен дә искә төшергән идек.
Синоним саналган сүзләрнең кайберләре аеруча еш кулланылып, активланып китә, икенчеләре пассивлана. Кызганыч ки, мәгънә төгәллеге ягыннан нәкъ шул пассивланган сүз отышлырак, кулаерак булган булыр иде дә, әмма без аны инде оныта башлаганбыз, яисә “ятрак” тоеп, кулланудан тыелабыз.
Менә уку-ишетүдә сәер тоелган, шул ук вакытта шушы контекст өчен иң урынлы, кем әйтмешли, “өстенә баскан” гап-гади сүзләребез: “Шәһәрне яшелләндерү мәсьәләсе мәртәбәле җыелышларда тикшерелде”; “Ул, без керүгә, бик кызып сөйләгән сүзен кисте”; “Азатлык” радиосы, мәсәлән, яклар белән бергә соңгы вакытта пассивланган тарафлар сүзен дә куллана. Авылга кайткан идем, сеңлем болай ди: “Кичә пенсия биргәннәр ие, кибет тирәсендә тасырдый башладылар...”. Тасырдый – әдәби сүз, күп кенә язучы кулланган, ә миңа ятрак, сәеррәк тоелды. Димәк, сирәк ишетәм. Пассивлануның сәбәпләрен ачыклаганда моның иҗтимагый күренеш икәнен онытмаска кирәк. Аеруча матбугат, радио, телевидение, сәхнә мөһим роль уйный. Моңа җәмәгатьчелек тә гамьсез булмаска тиеш. Әйтик, кыса сүзенең урынлы-урынсыз кулланылуына газет укучылар үзвакытында игътибар итте.
Чыннан да, күп очракта ул уңышсыз, урынсыз булып чыга. Мәсәлән, үзегез дә тоясыздыр: бәйрәм кысаларында, юбилей кысаларында, дигәндә тантана төсмере тоныклана. Күренә ки, сүзнең (телнең барлык чараларының) активлану–пассивлану язмышында һәркайсыбыз катнаша. Әйтик, аерым сүзгә карата шәхси мөнәсәбәтнең тискәре булуы ихтимал: Хәтерлимсез, үземнең ялау сүзенә карата тискәре мөнәсәбәтемне тасвирлаган идем. Мондый мисаллар очрап тора. Сораштыруларымнан күренгәнчә, эләгүнең уңай мәгънә төсмере пассивланды. Шулай да сөйләм осталары сүзнең “үз” төсмерен кулланырга тырыша. Министр Марат Әхмәтев: “...Шул уңай үрнәкне эләктереп алып, үзендә куллана башлады”, диде. Куен дәфтәремдә “Актив-пассив” дигән бүлек бар. Менә кайбер “төрткеләр”: Санлау пассивланган, ахрысы. Халыкны санлау (аның фикеренә игътибар итү мәгънәсендә).
ТНВның “Таяну ноктасы” тапшыруында Ф.Бәйрәмова, И. Сираҗи берничә тапкыр әйтте. Бик табигый. Үземә дә кулланырга кирәк. Менә тагын берничә “пассив”: төнәреп алу (китү); “тәмам әбәләк булдың инде”, (Хатыным әйтте); Элекке газетлардан: яңа йортлар җиткерелгән; иләмсез зур (эскерт); карусыз (каршылыксыз, сүзгә килмичә, юашлык белән); Шушында, бераз тын алып, уйланып, фикер куертып алыйк әле: әйтелгәннәрдән аңлашылганча, һәр сүзгә карата һәркайсыбызның үз фикере була ала. Адәм баласының бу кыйммәтле сыйфатын, әлбәттә инде, телебез файдасына җигәргә кирәк.
Югыйсә, әле генә әйткәнебезчә, аерым берәмлекләргә карата шәхси-субъектив бәянең тискәре булып, аның катып калу куркынычы да юк түгел. Соңгы вакытта, мәсәлән, «исәнме» сүзен «тибәрү» күзәтелә.
Бер язучыбызның аңа карата тискәре фикере кайберәүләргә тәэсир итте, күрәсең, күптән түгел хәзрәтләребездән берсе бу сүзне ни өчен инкарь итүенә тарихи нигез дә салып маташты; янәсе, Казанны урыслар яулап алгач, тере калган татар икенчесен очраткач, син әле исәнме, ягъни үлмәгәнме? дип сораша, имеш, шуннан исәнме, исәнмесез сүзе киткән, имеш. Һич дөрес түгел, без бу хакта язып чыккан идек инде. Исән – күп мәгънәле тамыр, телдә аның үле антонимы да, шуның белән бергә исән, имин, таза, сау, сәламәт төсмерләре дә яшәп ята, исәнләшү сүзенә нәкъ менә шул төсмерләре салынган да. Күрәсез, кайбер төшенчә-сүзләргә карата аерым шәхестә күпчелек кабул иткән гомуми мәгънәдән тыш өстәмә төсмерләр дә берегеп калуы ихтимал. Булсын, тик ул зиһенеңдә гомерлек төер булып катып калмасын, шушы сөйләм өчен генә кулланылсын.
Бер методик кулланмада: «Синонимнар арасыннан теге яки бу сүзне сайлаганда иң әһәмиятлесе – алар арасындагы мәгънә уртаклагын белү түгел, ә һәр сүзнең мәгънәви бизәгендәге аерманы тотып ала, нәрсәләре белән алар бер-берсеннән аерылганын сиземли белү», диелгән. Тик сүзнең шәхси үзе төшенгән, үзе сиземләгән мәгънәсе аның аңында, әйткәнебезчә, мәңгелек төергә әйләнеп калмасын, шушы сөйләме өчен генә файдаланылсын. Кабатлыйбыз: шул сүзеңне, ягъни субьектив фикереңне бүтәннәргә көчләп тагарга ярамый. Шул гына. Бу кагыйдәне үтәргә үзендә көч тапкан радиочыларыбыз “Миңа калса”, “Тагын бер тапкыр кабатлыйм”, “һәм инде” кебек кирәксез штамплардан котыла алыр иде. Фәнни күрсәтмәләрне, ягьни мәгънә=сүз тәңгәллегенә ирешүдә гамәли таяну нокталарын барлауны дәвам иттерсәк, гомумилек – конкретлык, бөтен – өлеш нисбәте таләпләренең сакланмавы, шул нечкәлекне тоемламау, моңа игътибарсызлык сәбәпле нисбәти берәмлекләрне урынсыз куллану очракларына юлыгып торабыз.
Кайберләрен без инде үткән язмаларда искәрткән дә идек (артык – күбрәк, печән–үлән, кече–кечкенә, вак–кечкенә һ.б.). Монда да фәнни сиземләү сорала. Әйтик, термин белән битараф сүз синонимлыгы үзенчәлеклерәк – монда сайлау иреге чикле –мәсәлән: бөтенесе – барысы, чибәр – ямьле арасында кешегә карата, табигатькә карата аерма бар дип бәхәсләшеп булса да, рәсми сөйләмгә карата эшкуар белән эшмәкәр, җәмәгать палатасы – иҗтимагый палата арасындагы аерманы бәхәскә алып булмый. Монда синонимиягә терминология фәненең ярдәмгә килүенә диккать итик әле. Менә интернетчыбыз Мансур Сәгъдиевнең фикере кызыклы: “Бүген ТНВ каналының "Туган җир" тапшыруында бер яңа сүз ишеттем әле...Тапшыруны алып баручы "бияләр тайлый башлагач... диде. Уйлана торгач, исемә төште: бездә ( Оренбур өлкәсе, Мостафа авылы) "бия колынлады, сыер бозаулады, кәҗә, сарык бәрәнләде" дип сөйлиләр иде бит!”. Милләттәшебезнең сәерсенүе, әлбәттә, урынлы – бу рәсми тапшыруда әдәби сөйләм терминнары (колынлады) кулланылырга тиеш. Гәрчә бу тапшыруда ук, сөйләм мотивына карап, гомуми (битараф) сөйләм берәмлекләре дә (тайлады) урынлы булырга мөмкин.
Гомумилек–конкретлык, бөтен–өлеш нисбәтен күздә тоту, гамәли үтәү өчен үзенә күрә бер тәртип-схема тәкъдим итәргә була: сүзнең тулаем телдә (халыкта) беркетелгән мәгънәсе – аннары гомуми сөйләмдә – аннары авыл – нәсел – гаилә, ниһаять, –шәхси сөйләмдә. Берәүләр менә шушы эзлеклелекне сакламыйча, ботка урынына боламык дип яки киресенчә әйтүне ялгыш дип санамый. Бер елны газетларда җилкәме, кулбашмы? дигән бәхәсне укучылар хәтерлидер. Мәгънәсез бәхәс иде. Икесе дә урынлы. Әле иң, иңбаш та бар. Тик кайсы сөйләмдә бит: гомуми татар сөйләмендәме, әллә мәгълүм бер терминологиядәме (анатомия), әллә шушы төбәк (авыл, нәсел) сөйләмендәме. Синонимнарны урынлы-урынсыз куллануга көенеп яисә сөенеп теркәп куйган мисаллар; уйланыр өчен сезгә дә ярап куяр: иҗтимагый эшләүчеләр. Дөресе: җәмәгать эшендәгеләр; ”Әйе, ...аның безнең көннәргә кадәр яши алмавы бик көенечле (С.Т., 1984, 8 май). Без исә һаман да кызгыныч, үкенеч дибез; Чалгы кайраган тавыш (Җыр). Бездә чалгыны яныйлар; Күзне күзгә терәшеп (Җыр). Арканы аркага терәшеп була. Орыну сүзе дә бар. Язмабызны синонимия фәненең нәзәри нигезен тәшкил иткән тезислар белән төгәллик. Мәгънә = сүз тәңгәллеген тәэмин итәргә тиешле механизмның асылы шунда ки, ул – сүзне максат куеп эзләүдән гыйбарәт. Сүз өч таләпкә җавап бирергә тиеш: беренчесе – мәгънә күләменә тәңгәл килсен; икенчесе — шушы мәгънәгә бәйле хис төсмерен дә бирә алсын; өченчедән – бу сөйләмдә сүз кабатланмасын Монда иң гадел үлчәү ул, минемчә, халыкның «төгәл сүзнең төбе бар», дигән мәкале, ягъни сөйләмгә барыбызга да аңлаешлы, мәгълүм бер мәгънә төсмерле, – кирәк булса, хис төсмерле дә,– аһәңле сүз сайлап алынырга тиеш.
Игътибарлы укучымның хәзер: «Бер нәрсәне ничә кат тукыды инде, һәр сүз үз мәгънәсе белән йөри ләбаса, аны сайлап кую мәсьәләсе шулай ук чи төен микәнни соң?» дип сукрануы ихтимал.
Нишләмәк кирәк, тәкърарламый да булмый – һәр сүзнең үз мәгънәсе барын бар да, әмма барлык сүзләр мәгънә күләме ягыннан бер калып белән сугылган кирпечләрдәй бер төрле түгел: бар бик конкрет берәмлекләр (исем, атамалар, саннар, терминнар, профессионализм һәм башкалар); бар нейтраль-битараф, гомуми мәгънәле берәмлекләр. Соңгыларының мәгънә чикләрен, мәгънәви төсмер мөмкинлекләрен тоемлау шактый кыен. Хәтта сүзлекләрдә синоним дип, ягъни мәгънәдәш берәмлекләр дип теркәлгәннәрен дә шушы сөйләмгә, әйтик, шушы текстка уптымиллаһый гына кертеп куеп булмый, чөнки иң охшаш, иң бертөсле дигәннәренең дә аерымлыгы булмый калмый. Менә боларны үз үлчәвегезгә салып карагыз әле: заман–чор–дәвер; гомер–тормыш; кеше–зат–адәм–бәндә–шәхес; басу–кыр; дөнья–галәм–җиһан; былбыл–сандугач; аучы–сунарчы һәм дә бихисап башкалар. Абсолют синонимнардыр, теләсәкайсы очракта бер-берсен алыштыра аладыр кебек. Юк икән шул; Мәсәлән, ботаника дәреслегендә былбылны очратмассың. Яисә тормышны иминиятләштермибездер, ә гомернедер.
Без инде үткән язмаларда, шушы язмабызда да бу тезиска дәлил-мисалларны күп китердек. Аларны кабаттан җентекләп уйларга, күнегү өчен файдаланырга кирәк. Уйланмый да булмый, кайвакыт бер сүз, аны үз урынында куллану бөтен бер башваткычка әйләнә. Бергәләп хәл итү дә ярап куяр, бу хакта борчылып сөйләшүне туктатырга ярамый, гамьсезлеккә бирелмик.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев