Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Май аенда Татарстандагы юлларда 280 һәлакәттә 33 кешенең гомере өзелгән

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе китергән статистикага караганда, соңгы 24 көндә Татарстанда кешеләргә турыдан-туры шәхси бәла-каза китергән 280 юл һәлакәте теркәлгән. Аларда 33 кешенең гомере өзелгән, тагын 339 кеше җәрәхәтләнгән, имгәнгән. Әлеге һәлакәтләрнең 82се Казанда килеп чыккан. Нәтиҗәдә, 2 кеше һәлак булган, тагын 97 кеше тән казасына дучар...

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе китергән статистикага караганда, соңгы 24 көндә Татарстанда кешеләргә турыдан-туры шәхси бәла-каза китергән 280 юл һәлакәте теркәлгән. Аларда 33 кешенең гомере өзелгән, тагын 339 кеше җәрәхәтләнгән, имгәнгән. Әлеге һәлакәтләрнең 82се Казанда килеп чыккан. Нәтиҗәдә, 2 кеше һәлак булган, тагын 97 кеше тән казасына дучар ителгән.

Юл сәфәрендә үлемгә китергән төп сәбәпләр - тизлек арттыру һәм куркынычсызлык каешын эләктермәү. Үлем-китем белән бәйле һәлакәтләрнең берсе 23 май көнне сәгать 11.50дә Яр Чаллының Казан проспектында була. "Дайхатсу" автобиле белән идарә иткән 1977 елгы ир-ат хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлек сайламый һәм сул рәттәге "КамАЗ" белән бәрелешә. Йөк машинасының юлны чүп-чардан чистартканлыгы, кызгыл сары төстәге янып-сүнеп торган маякчыгын яндырган һәм тагылмасына 4.2.1 "Каршылыкны уңнан урап үтү" юл билгесе таккан булуы билгеле. "Дайхатсу" йөртүчесе хастаханәгә озатыла, әмма җәрәхәтләрдән җан бирә. Аның куркынычсызлык каешын эләктермәгәнлеге ачыкланган. Шушы автомобильдәге 1992 елгы пассажир кыз хастаханәгә озатыла.

Фаҗигаләрнең тагын берсе кичә, 24 май көнне 16.55тә, Әлмәтнең Совет урамында килеп чыга. Беренчел мәгълүматлар буенча, "Дэу Нексия" рулендагы 1986 елгы егет тә хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлек сайламый һәм рөхсәт ителмәгән урында юл аша чыгып барган 1982 елгы җәяүле егетне бәрдерә. Соңгысының гомере һәлакәт урынында ук өзелә.

Ул көнне 20.35тә Аксубай районының Яңа Баланда авылында 1963елгы "Ока" йөртүчесе хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлек сайламый һәм юлдан төшеп каплана. 1975 елгы пассажир хатын-кыз җәрәхәтләрдән хастаханәдә җан тәслим кыла. Ул шулай ук куркынычсызлык каешын эләктермәгән була.

Татар-информ", Ләйсән Исхакова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев