Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Медведев киләсе алты елга салымнарны күтәрмәскә вәгъдә итте

Россия Премьер-министрының чыгыш ясаган тексты Министрлар Кабинетының рәсми сайтында урнаштырылган.

Хөкүмәт якындагы алты елда салым системасына төзәтмәләр кертмәячәк. Бу хакта Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Финанслар министрлыгының киңәйтелгән коллегиясендә белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости.

Аның чыгыш ясаган тексты Министрлар Кабинетының рәсми сайтында урнаштырылган. Медведев өстәлгән кыйммәткә салымны (НДС) арттыру турындагы узган елгы карар "җиңел түгел, әмма принципиаль" булганлыгын әйтте.Аның ярдәмендә хөкүмәт илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өчен финанслар алган. Бу чараны Хөкүмәт социаль әһәмияткә ия товарларга ташламалы ставкаларны саклап калу белән "баланслады", - дип искәртте премьер-министр.
Фото: https://pixabay.com | klimkin

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев