Саба таңнары

Сабинский район

16+
Яңалыклар

Миңнеханов: «Мәктәп - мәгариф кенә түгел, тәрбия үзәге дә»

Мәктәп директорлары һәм сыйныф җитәкчеләре балаларның мәктәпкә нәрсә алып килүләрен күзәтергә тиеш. Бу хакта Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәр Думасы сессиясендә белдерде.

 "Мәктәп – Мәгариф кенә түгел, тәрбия үзәге дә. 175 нче мәктәптәге фаҗига һәм Түбән Камадагы күңелсез факт кебек соңгы вакыйгалар игътибар таләп итә. Балалар мәктәпкә мәктәп букчасы белән түгел, поход рюкзагы белән йөриләр. Пычаклар, баллоннар һәм башкаларны алып киләләр. Без мәктәптән төрмә ясый алмыйбыз, әмма тәртипкә китерергә кирәк", - дип белдерде ТР Рәисе.

Шул ук вакытта Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мәгариф буенча Казан күп кенә регионнарны күп күрсәткечләр буенча узып китә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев