Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Миңнеханов хәрби операциядә һәлак булучыларның гаиләсенә түләү турында карарны киңәйтте

Татарстанда махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләрнең гаилә әгъзаларына бер тапкыр бирелә торган түләү турындагы карар үзгәртелде. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов шундый документ имзалады.

Документның беренче редакциясендә язылганча, бер тапкыр бирелә торган түләү ДХР, ЛХР һәм Украина территориясендә махсус хәрби операциядә 2022 елның 24 февраленнән катнашкан хәрби хезмәткәр һәлак булган очракта каралган иде. Хәзер бу ярдәм чарасына «Запорожье өлкәсе һәм Херсон өлкәсе территорияләрендә 2022 елның 30 сентябреннән» һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләре дә хокуклы, диелә документта.

Карар үз теләге белән хәрби хезмәткә киткән һәм махсус хәрби операциядә һәлак булучыларның гаилә әгъзаларына; махсус хәрби операциядә катнашу нәтиҗәсендә яки махсус хәрби операция барган зонага чиктәш булган РФ дәүләт чиген саклау буенча бурычны турыдан-туры үтәү вакытында һәлак булган хәрби хезмәткәрләр (шул исәптән ФСБ органнарындагы) гаиләсе әгъзаларына; махсус операциядә һәлак булган РФ Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе хезмәткәрләре һәм Татарстанда РФ Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре гаиләләренә кагыла.

Указ имзаланган көненнән, ягъни 3 апрельдән үз көченә керә.

Исегезгә төшерәбез, махсус операциядә һәлак булучыларның гаиләләренә 2 миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү каралган. Узган елның июнендә Миңнеханов имзалаган карар нигезендә әлеге ярдәм чарасы махсус операциядә үз теләге белән катнашучыларга да бирелә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/minnexanov-xarbi-operaciyada-halak-bulucylarnyn-gailasena-tulau-turynda-kararny-kinaitte-5869203

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев