Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Минтимер Шәймиев күп теллелекнең өстенлекләре турында сөйләде

Дәүләт Киңәшчесе ата-аналарга балага берничә тел өйрәнү өчен мөмкинлекләр ачарга, чит телләр өйрәнүдән мәхрүм итмәскә киңәш итте.

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев берничә тел белүнең өстенлекләрен билгеләп узды. Бу хакта ул “Мәдәни мирас: Свияжск утрау-шәһәре һәм борынгы Болгар” проекты тәмамлану уңаеннан тантаналы чарада әйтте.

Дәүләт Киңәшчесе өч телдә белем бирү комплексын булдыру проекты башлануын белдерде. Эшнең Казанның 165нче мәктәбе базасында старт алуын билгеләп үтте. Яңа мәктәп рус, татар һәм инглиз телләрендә конкурентлы белем бирүгә юнәлдерелә.

"Балалар телләрне никадәр иртәрәк өйрәнә башласа, шулкадәр дөресрәк фикерли, башкалар күзаллавын аңлый, аралашуда иркенлек сизә, уңышлы карьера һәм социаль адаптация өчен киңрәк мөмкинлекләргә ия була", - ди Минтимер Шәймиев. Ул берничә тел белгән шәхесләргә мисаллар китерде.

Дәүләт Киңәшчесе ата-аналарга балага берничә тел өйрәнү өчен мөмкинлекләр ачарга, аны чит телләр өйрәнүдән мәхрүм итмәскә киңәш итте. Баланың чит телләрне белмәүдән үзен кимсенгән итеп тоймаска тиешлегенә басым ясады. Татар һәм рус телләре республикада дәүләт телләре, ә инглиз телен белү бүгенге тормышта бик әһәмиятле булуын билгеләп узды.

"Казанда гына түгел, параллель рәвештә тагын берәр комплекс булыр, бәлки, күз күрер", - ди ул. Проект уңышлы булсын өчен тәрбиячеләр һәм укытучылар әзерләү бурычын билгеләп узды. Хөкүмәткә, Мәгариф һәм фән министрлыгына, КФУ, Фәннәр академиясенә аларны максатчан төстә әзерләүгә керешергә кирәклеген әйтте.

"Без балада телләргә мәхәббәт уяту буенча бөтен дөнья технологияләрне өйрәнәбез. "Әлегә өч тел - татар, рус һәм инглиз телләреннән башлыйбыз, аннары карарбыз. Алга! Бездә артка дигән әйбер юк. Артка барып, алга китеп булмый", - диде Минтимер Шәймиев. 

Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев