Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөхәммәтшин: Быел Татарстанда Идел һәм Кама елгаларын чистартуга 47 млн сум акча каралган

Татарстан елгалар экологиясен яхшырту программасында актив катнашачак, диде республика парламенты башлыгы.

Татарстан милли проектлар кысаларында экологияне яхшырту программаларында актив катнашачак. 2019 елда Идел һәм Кама елгалары акваторияләрен чистартуга республикада 47 млн сум акча каралган. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия көне» кысаларында Балык Бистәсе районында булганда хәбәр итте.

Районның партия активы белән очрашу алдыннан Мөхәммәтшин Кама елгасының яр буена тукталды һәм җирле балыкчылар янына барды Ул алардан балык барлыгы һәм Кама суының чисталыгы белән кызыксынды. Тегеләре җавап итеп тоткан балыкларын күрсәттеләр һәм елгадан балык китмәгәнлегенә ышандырдылар.

Әмма елганың чисталыгы мәсьәләсендә балыкчыларның сораулары бар иде. «Хәзер су пычрак, кар сулары агып төшә», - дип аңлатты алар.

Фәрит Мөхәммәтшин хәзерге вакытта инициаторы Россия Президенты булган илкүләм проектлар өстендә бөтен ил буенча эш башланганлыгын әйтте. Проектлар кысаларында экологиягә, шул исәптән сулыкларны чистарту программасына да аерым игътибар бирелә. Татарстан бу процесста актив катнашачак.

«Сезнең районның программага керүе кирәк. Сүз зур акчалар, Идел һәм Кама акваторияләрен чистарту турында бара. Бу елга 47 млн сум планлаштырылган, әлеге акчаны үзләштерергә кирәк. Минем уйлавымча, бу проектка республика бик җитди керәчәк», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул Идел һәм Кама бөтен республика аша үтә, димәк, төбәк экологиясенә җитди йогынты ясый, дип искәртте. Очрашу ахырында Мөхәммәтшин балыкчыларга уңышлар теләде һәм аларның язгы бозда сак булуларын кисәтте.
 

Фото: Егор Никитин

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев