Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Мохтаҗларны тукландыр” хәйрия чарасы башланды – “Зәкят” Хәйрия фонды

Әлеге акция, елдагыча, Корбан бәйрәмен каршы алуга багышлана. (Казан, 30 июль, "Татар-информ"). 1 сентябрь көнне һәр мөселман олы бәйрәм - Корбан гаетен билгеләп үтә. Бу уңайдан ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең "Зәкят" Хәйрия фонды, елдагыча, "Мохтаҗларны тукландыр" акциясе башлануын белдерә, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте. Әлеге изге гамәл кысаларында фонд...

Әлеге акция, елдагыча, Корбан бәйрәмен каршы алуга багышлана.

(Казан, 30 июль, "Татар-информ"). 1 сентябрь көнне һәр мөселман олы бәйрәм - Корбан гаетен билгеләп үтә. Бу уңайдан ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең "Зәкят" Хәйрия фонды, елдагыча, "Мохтаҗларны тукландыр" акциясе башлануын белдерә, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте.

Әлеге изге гамәл кысаларында фонд мохтаҗларга - авыру кешеләргә, инвалидларга, ялгыз картларга, толларга, ятимнәргә, шулай ук дини уку йортларына өләшү максатыннан, корбанлык сатып алу өчен акча җыя. Корбанлык бәясе (терлекне чалу, эшкәртү һәм таратуны да кертеп) бер килосы 120 сумнан исәпләнә.

Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт адресы буенча яки +7 (843) 225-33-22 телефоны аша мөрәҗәгать итә аласыз, диелә хәбәрдә.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев