«Мөселман кешесенең артык 36 мең сум акчасы булганда, аның өчен корбан чалу мәҗбүри»
Корбан бәйрәме ел саен Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә билгеләп үтелә – быел әлеге бәйрәм 28 июньгә туры килә. Ибраһим пәйгамбәрдән килгән гадәт буенча, бу көнне мөселманнар корбан чала. Корбан чалу 3 көннең берсендә (28, 29,30 июньдә) башкарыла.
Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вәссәлам) “Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көнендә эшләнгән изге эшләрдән дә Аллаһы алдында сөйкемлерәк эш юктыр”- диде. Бу көннәрдә сөекле рәсүлебез уразаны күбрәк тота иде, хәдисләрендә: ”Гарәфә көнендә ураза тоткан кешенең үткән елгы гөнаһлары гафу ителер” – диде һәм тагын әйтте “Гарәфә көне – Аллаһы Тәгалә иң күп кешене уттан коткарган көн”.
Корбан чалу мөселман, ирекле булган, мосафир булмаган, нисаб күләмендәге малга ия кешеләргә мәҗбүри. Мөселман кешесе корбан чалуны үзе өчен башкара, әмма балигъ булмаган (бәлагатькә ирешмәгән, ягъни җенси яктан өлгермәгән) балаларың өчен корбан чалу мәҗбүри түгел: бер сарык (кәҗә) – бер кеше исеменнән; дөя яки сыер – җиде кеше исеменнән. Корбан чалу ярлы яисә сәфәрдә булган кешегә мәҗбүри түгел (хәтта соңгысы бай булса да).
Корбан чалучы кеше түбәндәгеләрне эшли ала: итне үзе гаиләсе белән ашый; башка кешеләрне ашатырга (бай яки хәерче булулары мөһим түгел) яки аларга итнең бер өлешен бирергә мөмкин; итне гаиләсе өчен калдыра. Әлеге мөмкинлекләрнең һәрберсеннән файдалану өчен итне 3 өлешкә бүлү киңәш ителә һәм мохтаҗларга бирелгәне өчтән бер өлешеннән дә ким булмаска тиеш.
Корбан чалганда түбәндәгеләр мәҗбүри: Аллаһы исемен әйтү (Бисмилләһи Аллаһу әкбар), һичьюгы дүрт өлешнең өчесен кисү: үңәч, трахея һәм 2 кан тамыры.
Кяфер кеше (атеист) чалган корбан итен ашарга ярамый.
Хупланмый: үтмәс пычак куллану, пычакны хайван алдында үткенләү, башка хайваннар каршында корбан чалу, хайванны корбан чалу урынына газаплап алып бару, өстәмә җәзалар күрсәтү, чалганда пычак белән умырткалыкка кадәр килеп җитү һәм шунда ук башын кисеп төшерү, хайванның җаны чыгып беткәнче туный башлау.
Корбанның төп кагыйдәләре: корбан итен сатарга яки аны түләү сыйфатында кулланырга ярамый, җәмгыять өчен корбанның файдасы күбрәк булсын өчен тырышырга, шуңа күрә: әгәр хайванның тиресен һәм эчен куллану мөмкинлеге булса, аны ташлау хупланмый (кулланылмаган очракта күмеп куярга мөмкин), әгәр сөякләре файдаланылган булса, аларны этләргә бирүдән тыю юк, корбанлык хайванының канын, гадәти вакытта мал суйгандагы кебек, шулай ук туфрак белән күмәргә кирәк. Хайванның тиресен сәдака итеп бирергә, хуҗалыкта файдалану өчен нинди дә булса җайланма эшләргә, яки хуҗалыкта озак вакыт файдаланыла торган нәрсәгә дә булса алыштырырга мөмкин.
Гарәфә көнендә (27 июньдә) иртәнге намаздан башлап Зөлхиҗҗә аеның 13 нче көнендәге икенде намазын да (1 июль) кертеп, егерме өч фарыз намазның һәркайсыннан соң сәлам биргәч, Аллаһы Тәгаләне олылап, Аны данлап, өч мәртәбә: "Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр. Ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр. Аллааһү әкбәр вә лилләәһил-хәмд” дип тәкбир әйтү мәҗбүри була (хатын-кызлар тәкбирне эчтән әйтә). Бу Тәшрикъ көннәре дип атала. Имам вә җәмәгать белән намаз укыганда тәкбирнең вәҗиб булуының мәгънәсе – адәм балалары Җир йөзенә яшәр өчен яратылды, адәм каны коелмасын, хайван каны гына коелсын дип сөенечтән тәкбир әйтүдәдер.
Татарстан мөфтиятенең Казыйлар һәм Голамәләр шураларының бердәм карары белән, корбан чалу өчен нисаб күләме, барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 36 000 сум күләмендә билгеләнде. Корбан нисабының күләме 595 грамм көмеш бәясенә тиң. Шул рәвешле, мөселман кешесенең артык 36 000 сум акчасы булганда, аның өчен корбан чалу мәҗбүри санала.
Аллаһы Тәгалә корбан чалучыларның корбаннарын кабул итсә иде һәм Үзенең рәхмәте белән бүләкләсә иде. Гаиләләрегезгә, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга бу дөньяда һәм ахирәттә тынычлык һәм иминлек, бәхет телибез!
ТР Диния Нәзарәте Саба районы мөхтәсибәте ярдәме белән әзерләнде.
Фото: tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев