Мошенниклар алдау-йолдауның төрле юлларын таба
Бер көн эчендә мошенниклар 5 әлмәтлене алдап карарга була. Шуннан 3сенә алар телефоннан шалтыратып, якыннарын юл һәлакәте өчен җинаять эше кузгатудан йолып калырга тәкъдим итә. Ике "корбанын" исә банк карталары белән төп башына утыртырга уйлыйлар. Сак әлмәтлеләр югалып калмый, шундук полиция бүлегенә шалтырата. Бер очракта гына 50 яшьлек ханым мошенниклар...
Бер көн эчендә мошенниклар 5 әлмәтлене алдап карарга була. Шуннан 3сенә алар телефоннан шалтыратып, якыннарын юл һәлакәте өчен җинаять эше кузгатудан йолып калырга тәкъдим итә.
Ике "корбанын" исә банк карталары белән төп башына утыртырга уйлыйлар. Сак әлмәтлеләр югалып калмый, шундук полиция бүлегенә шалтырата. Бер очракта гына 50 яшьлек ханым мошенниклар сүзенә ышанып, 25 мең сум акчасыннан колак кага. Ул интернет челтәрендә йорт җиһазы сату турында игълан элгән була. Үзен сатып алучы дип таныткан кырыгалдар җиһазның ошавы һәм аны алырга теләве турында әйтә. Акча күчерү өчен банк картасының номерын сорый. Ләкин ханым хисап картасы тулылануы турында түгел, ә аннан булган акчаларын алулары турында смс-хәбәр ала. (Татар-информ)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев