Саба таңнары

Сабинский район

16+
Яңалыклар

Мөхәммәтшин: Журналистлар дәүләт сәясәтен актив таратучы булып тора

Бүген Журналистларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләделәр

Мөхәммәтшин: Журналистлар дәүләт сәясәтен актив таратучы булып тора

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистлардан Россиянең яңа төбәкләренә, махсус хәрби операция катнашучыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү чараларын һәм Татарстанда хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына бәйле вакыйгаларны актив яктыртуларын сорады. Бу хакта ул Россия матбугаты көне уңаеннан федераль һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда белдерде.

«Бу юнәлештә сез дәүләт сәясәтен актив таратучылар булып торасыз. Сезнең эшегез – тарихи хакыйкатьне һәм халкыбызның бөек казанышлары турындагы хәтерне саклау фундаменталь кыйммәтләре тирәсендә җәмгыятьне берләштерүнең мөһим коралы. Агарту һәм тәрбия бирү функциясе аша сез заманнар һәм буыннар арасындагы ышанычлы элемтәне тәэмин итәсез», - диде ул журналистларга.

Парламент спикеры искәрткәнчә, РФ Президенты Владимир Путин 2026 елны Россия халыклары бердәмлеге елы дип игълан итте. Аның фикеренчә, бу ел Татарстан өчен үзенчәлекле ел булачак, чөнки республикада 175 милләт вәкиле дус һәм тату яши.

Бүгенге көндә республиканы алга таба үстерү, аның салым базасын һәм инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген арттыру, илкүләм проектларны гамәлгә ашыру, балалы гаиләләрнең иминлеген арттыру, авыл территорияләрен үстерү бурычлары тора, дип өстәде Мөхәммәтшин.

Парламент спикеры сүзләренчә, 2026 ел шулай ук төрле вакыйгаларга бай булачак. Мәсәлән, сентябрьдә тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау узачак.

«Һәрвакыттагыча, сезнең актив катнашуыгызга өметләнәбез. Безнең өчен Россия парламентында Татарстан вәкилләре, лаеклы, хөрмәтле, абруйлы кешеләр булу мөһим. Аларга массакүләм мәгълүмат чаралары аша теләктәшлек күрсәтергә кирәк», - диде ул.

Журналистларны һөнәри бәйрәмнәре белән шулай ук «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев тәбрикләде.

«Һәр елның үз авырлыклары, үз сынаулары була. Әмма, шуңа да карамастан, якты, илһамландыргыч нәрсәләрне күрә белү мөһим. Бу безнең зур бурычыбыз – кешеләрне илһамландыру, уңай кәеф формалаштыру», – дип белдерде ул.

Очрашу массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.

Тәбрикләнүчеләр арасында «Саба таңнары» газетасы вебредакторы Илмира Илфир кызы Галимуллина да бар. Хезмәттәшебезгә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты тапшырылды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/moxammatsin-zurnalistlar-daulat-sayasaten-aktiv-taratucy-bulyp-tora-5917178

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев