Мәскәү мәктәбе. Татар акценты
Мәскәү татарлары туган телләрен кайда өйрәнәләр.
Такси Люблинога килеп керә. Люблино – Мәскәүнең көнчыгышында урнашкан, нигездә тугыз катлы, яки аннан да биегрәк соры йортлардан тора ул. Кыяфәте буенча Казанның Горки тирәләренә охшаган. Муса Җәлил исемендәге 1186нчы мәктәп, ягъни Россия башкаласында ачылган беренче татар мәктәбе, нәкъ шушы, кайчандыр үзе дә аерым бер шәһәрчек булган бистәдә урнашкан.
HABIBRAKHMAN, PLEASE*
Мәктәпнең ишекләре өстендә – татарстанлылар өчен гадәти булган «Рәхим итегез!» транспаранты, ә ишегалдында килгән һәркемне Җәлил бюсты каршы ала. Ишектән атлап керү белән үк сакчы постында утыручы ханым белән: «Исәнмесез, директорны каян табып була?» – дип, сүземне татарча башлыйм. Ханым балкып елмая, ләкин җавабын рус телендә кайтара: «Не надо искать, я вас проведу к директору». Сакчы вазыйфасын башкаручыларны мин байтак кына уку йортларында күреп өлгердем, алар арасында төрлесе бар, ләкин әлеге мәктәптәге ханымны бер күрүгә туганым шикелле үз иттем. Ул да мине, татар телендә эндәшүчене, каяндыр адашып килеп кергән дә, үз өен эзләп тапкан баланы каршылагандай, бик җылы кабул итте.
Муса Җәлил исемен йөртүче 1186 нчы мәктәпнең төп үзенчәлеге – уку программасында татар милли компоненты каралган. Һәм әлеге милли компонент үз чагылышын барлык өлкәләрдә дә тапкан: математика дәресе булсынмы ул (әйтик, мәсьәләләр болайрак корылган: «Хуҗа Насретдинның алмалары шулкадәр булган, әгәр фәлән алманы алып куйсак, Хуҗа Насретдинның ничә алмасы кала?»), география дәресеме (коридорда балалар үз куллары белән ясаган Татарстан карталары эленгән), инглиз телеме (мәктәпнең юбилее уңаеннан укучылар Галиәсгар Камалның «Беренче театр»ын Шекспир теленә тәрҗемә итеп сәхнәләштергән, баш рольне башкарган егеткә аннары бөтен мәктәп «Habibrakhman, please» дип эндәшә башлаган хәтта).
1-4 нче сыйныфларга атнага бер дәрес күләмендә татар теле керә. Бер генә дәрес күләмендә булса да, тел мәҗбүрилек статусын саклый алган. Прокурор тикшерүләре биредә федераль кануннарга каршы килгән бернәрсә дә тапмаган, татар мәктәбендә рус теле дә нәкъ Мәскәүнең башка мәктәпләрендәге күләмдә укытыла.
5 нче сыйныфтан башлап, туган тел урынына махсус проект эшчәнлеге кертелә – укучылар әлеге дәрес кысаларында мөстәкыйль әзерләгән проектларын камилләштерергә, аны публика алдында якларга өйрәнә. Бердәнбер таләп – эшең Татарстан яки татар теле белән бәйле булырга тиеш. Проектларның күпчелеге этнография, гуманитар фәннәр өлкәсенә карый (әйтик, гаилә шәҗәрәсен төзү, Каюм Насыйри иҗатын тәфсилләп өйрәнү һ.б.), шулай ук IT-проектлар да бар.
Милли компонент бүтән өлкәләрдә дә чагыла. Мәктәптә ел саен үткәрелә торган милли көрәш турниры моңа ачык мисал. Кайчандыр уку йорты диварларыннан үтеп чыкмаган әлеге ярыш – бүген Муса Җәлил исемен йөртүче төбәк дәрәҗәсендәге абруйлы турнир. Моңа ирешү өчен мәктәпнең күптәнге дусты, Мәскәүнең Көньяк-көнчыгыш административ округының элеккеге җитәкчесе Владимир Зотов күп көч куя, көрәшчеләр өчен махсус зур келәм дә – аның бүләге.
ҖЫЙНАК. УҢАЙЛЫ. ҮЗЕБЕЗНЕКЕ
1186 нчы мәктәп мөстәкыйльлеген саклап калган уку йортларының берсе. Нинди мөстәкыйльлек дигәндә, Мәскәүдә 2012 елдан алып бер кварталда урнашкан мәктәпләрне эре комплексларга кушу программасы башкарыла. Дүрт ел эчендә бу программа кысаларында башкаладагы мәктәпләр саны икеләтә кими – программада теркәлгән 1572 мәктәптән 2016 елга нибары 700е генә кала. Әлеге эреләндерүләрнең уңай ягы (әйтик, алдынгы мәктәпкә берничә уртачасын кушу белән уку сыйфаты үсә, укытучылар арасында конкуренция барлыкка килә) белән беррәттән, тискәре яклар (киңәйгән уку комплексында директор белән педагогик коллектив арасында рәсми, абстракт аралашу барлыкка килә, чикләр туа, ата-аналар белән булган элемтәләр дә йомшый) да күзәтелә.
Татар мәктәбенә әлегә тимәскә булалар. Бүгенге көндә биредә 441 бала укый, бөтен укытучыларның да эш урыннары сакланып калган. Шуңадыр, бәлки, «мәктәбегезне тасвирлагыз әле» дигән сорауга бөтенесе диярлек җавабын «җыйнак», «уңайлы», «үзебезнеке» кебек сүзләрдән башлады.
Мәскәүдәге реформаның төп үзенчәлеге – дәүләт тарафыннан өләшелгән матди ярдәм күләме хәзер турыдан-туры укучылар саныннан исәпләнә. Бу мантыйк буенча фикер йөртсәк, татар мәктәбенең чагыштырмача мөстәкыйльлеге, димәк, аның чагыштырмача фәкыйрьлегенә дә сәбәп, дигән сүз. Ләкин әлеге мәктәп логик күзаллауларны тулаем җимереп ташлый. Ул тулысы белән заманча җиһазландырылган, һәр бүлмәдә диярлек интерактив такта, ноутбук бар, укытучыларның айлык хезмәт хакы да Мәскәү стандартларына ярашкан – 65‑70 мең. Мәктәптә өч музей – татар разведчикларының мирасын өйрәнүгә багышланган махсус разведка, дөнья халыклары мәдәнияте, татар милли гореф-гадәтләре музейлары эшләп килә.
КАЗАН – КИЛӘЧӘК ЭШЕМЕ?
Татарстан белән мөнәсәбәтләргә килгәндә, алар бар һәм шактый гына сизелә. Мәктәп эчендә йөргәндә, берәр татар әдибенең үткен карашы астына эләкмичә калу мөмкин түгел – сурәтләре һәр диварда диярлек. Хәер, дивардагы ул әдипләр мәктәптәгеләрнең рус әдипләре телендә аралашуын берничек тә төзәтә дә, кисәтә дә алмый, күзәтә генә.
Матди ярдәмгә килгәндә, 2011 елда мәктәпкә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов килеп киткәннән соң, татар телле уку йортына интерактив такталар, ике автобус, китапханәне тулыландырыр өчен 1 мең данә татар китабы бүләк ителгән. КФУның да мәктәпкә битараф булмавы сизелә, Казан лабораторияләре белән видеоконференцияләр үткәрү өчен махсус бүлмәләр булдырылган биредә. Балалар 850 км ераклыктагы университетта укылган кызыклы лекцияләрне мәктәптән чыкмыйча гына карый һәм тыңлый ала.
Мәктәпне тәмамлаучылар нигездә Мәскәү, Санкт-Петербург вузларына укырга керә, чит илләргә дә китүчеләр бар, статистика мәгълүматларына ышансак, аларны күбрәк Европа, Согуд Гарәбстаны илләре тарта. Ә Казанга килүчеләр бармы, дип кызыксындым укытучылардан һәм директордан. Табигый сорау бит, югыйсә: милли мохиттә телне дә яхшырак үзләштерергә була, үз халкыңа якынрак та буласың, дигәндәй. Ни хикмәт, Казан уку йортларын әлегә берсе дә сайламаган. Бәлки, монысы киләчәк эше булыр, Татарстан башкаласы үсә, үзгәрә, үзенә бик күпләрне җәлеп итә бит хәзер.
ТАТАР ТЕЛЕ – LINGUA FRANCA** РОЛЕНДӘ
– Мәскәүнең постсовет тарихындагы беренче татар мәктәбе үз ишекләрен 1997 елда ачып җибәрде, – дип сөйләде безгә аның директоры Роза Шакирова. Ул әңгәмәбезне баштан ук Тукай телендә башлап җибәрде, аның «балигъ», «зарур» ише мин инде онытарак төшкән сүзләрдән корылган йөгерек сөйләме шунда ук әсир итте. Сөйләме җирле татарларныкыннан (сүз Мәскәү татарлары турында бара, әлбәттә – авт.) шактый аерылып тора, дип уйлап куйдым. Баксаң, Роза ханым Нижгар өлкәсеннән икән. Ул гаиләсендә дә гел татарча гына сөйләшә булып чыкты. Мәктәп үзе рәсми рәвештә 1997 елда ачылса да, аның тарихы да нәкъ менә шул елда башланган дип исәпләү бик үк дөрес булмастыр. «Ул тарих тамырлары белән гасыр башына ук барып тоташа», – дип ассызыклады Роза ханым.
1913 елда Баку нефтьчесе Шәмси Асадуллаев Иске мәчет тирәсендә (Третьяков галереясыннан 20 минут ераклыкта урнашкан) башкаладагы беренче татар мәктәбен ача. Мәктәп ул чакта шәхси булып, тулысы белән рус, француз мәктәпләренә охшатып ясалса да, биредә ислам тәртипләре хөкем сөрә. Уку теле итеп ул вакытта Россия мөселманнарының lingua franca вазыйфасын үтәгән татар теле билгеләнә. Мәктәп үз эшен 1941 елга кадәр алып бара, сугыш башлану белән бинаны госпиталь урнаштырыр өчен алалар (ул чакта башка Мәскәү мәктәпләре дә бу язмышны уртаклаша – авт.). Сугыш бетүгә, бинада Тышкы эшләр наркоматы хезмәткәрләре өчен – тулай торак, аннары стенографисткалар көллияте ачалар.
Сталин исән чакта бинаны кайтару турында сүз дә чыкмый. Җепшеклек чоры җитүгә, милли телләргә карата да мөнәсәбәт үзгәрә башлый. Якуб Чанышев КПСС Үзәк комитетына ачык хатлар яза: «80 мең татар яшәгән башкалада татарларны мәктәпсез калдырдылар, кайтарыгыз!» ди. Ләкин бинаны кайтармыйлар гына түгел, бөтен Иске мәчет тирәсен биш катлы йортлар белән уратып алалар, мәчетнең югары манарасын шартлаталар, ә эчендә военкомат ачалар. Кайчандыр юлбашчы башлап җибәргән милли мәктәпләрне ябу сәясәте, ахыр чиктә, Хрущевның 1958 елдагы милли мәгарифнең мәҗбүри була алмавын, уку телен сайлау иреген чикләүне нигез иткән кануннарга китерә.
90НЧЫ ЕЛЛАР ДИПЛОМАТИЯСЕ ҺӘМ НУЛЕНЧЕ ЕЛЛАР СТРАТЕГИЯСЕ
Асадуллаев йортының кире татарларга кайтарылуы – фәкать 90нчы елларның дипломатиясе һәм нуленче елларның уңышлы стратегиясе үрнәге генә. Ул елларда бу мәсьәлә федераль дәрәҗәдә хәл ителә, Татарстан җитәкчелеге катнашыннан башка алай тиз чишелмәс иде дә, бәлки. Ул елларда татарлар, совет чорында үз мәктәпләрен җуйган яһүдләр кебек, Мәскәү хакимиятеннән татар мәктәпләре булдыруын таләп итә башлагач, башкаланың берничә уку йортында татар класслары ачыла. Иң беренче класслар 28нче (хәзерге 1650нче) мәктәптә ачыла. Бу мәктәп һәр якшәмбе саен милли татар мәктәбенә әйләнә.
– Укучылар күп булды, укытучылар без идек, – дип, Роза ханым сүзен дәвам итә. – Шәрыкны өйрәнүчеләр – Урал Шәрипов һәм Гөлсем Галимова укучыларга борынгы татар телен, рун язуларына кадәрге әлифбаны, иске имляны өйрәттеләр. Венера Хәбибуллина, минем әнием һәм Нәзифә Кәримова (ул вакытта «Азатлык радиосы» хәбәрчесе) бүгенге кулланылыштагы заманча татар телен өйрәттеләр. Бераздан якшәмбе класслары гына безгә тар була башлады. Укырга теләүчеләр байтак, ә буш урындыкларга, такталарга кытлык. Шунда ата-аналар, актив укытучылар Мәскәү хакимиятенә ачык хатлар юллый башлады. «Яһүдләрнең үз мәктәпләре бар, алар тыныч кына үз телен укыта, әрмәннәрнең, грузиннарның, хәтта норвегиялеләрнең дә үз милли мәктәпләре бар, ә татарларныкы – юк…» Хатларның эчтәлеге әнә шундыйрак иде. Берничә ачык хаттан соң, безгә 66нчы номерлы кичке мәктәпнең беренче катын билгеләделәр.
90нчы елларда бөтен Мәскәү татарлары, ниһаять, башкалада татар мәктәбен булдыру идеясе тирәсенә берләште. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия башкаласында яңадан татар мәктәбе ачылуга күп көч куйды. Ул чакта Лужков та, аның командасы да милли мәсьәләләргә уңай карашта иде. Махсус шартнамә төзелде, ул шартнамәгә нигезләнеп, татарларга, ниһаять, Люблинода үз мәктәпләрен ачарга рөхсәт бирелде. Ни өчен Люблино, дисезме? Биредә ташландык балалар бакчасы бинасы бар иде. Әмма эш булган бинаны ремонтлап керүгә генә калган икән, ул инде яртылаш эшләнгән, дигән сүз.
Мин директор бүлмәсен күзәтәм. Диварларда – Татарстанның классик тезмәсе – РФ Президенты Владимир Путин, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТРның беренче Президенты Минтимер Шәймиев сурәтләре. Янәшә диварда исә Россия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин сурәте эленгән – Диния нәзарәте мәктәп белән тыгыз элемтәдә тора, кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша икән. Әйтергә кирәк, мөфтиләр шурасының беренче урынбасары Рушан Аббясов та, балалары татар телен укысын өчен, гаиләсе белән мәктәпкә якынрак күчеп урнаша.
Зур һәм якты бүлмәнең диварлары миндә һичнинди хафалы (ә бит бу директор бүлмәсе!) уйлар кузгатмый. Әлеге тәэсирләремне Роза ханымга җиткерәм, ул елмая.
– Мәктәбебездә нибары 441 бала укый, һәрберсенә исеме белән эндәшә алам. Балалар минем алар яклы икәнемне абайлый, бу шулай булырга тиеш тә. Ышанычын яуламый торып, бала белән уңышлы эшләү мөмкин түгел. Бездә бар да гади, ясалма кыенлыкларсыз – мине, мәсәлән, кочаклап була.
Шулвакыт директор бүлмәсенә бер укытучы ханым килеп керде, алар тыныч кына бер‑берсе белән сөйләшеп алдылар. Мин Роза ханымның җавапларын абайлап өлгерәм: «Ә, теге безгә яңарак кына күчеп килгән егетме… Тәрбияле, максатына ирешә белгәнгә охшаган. Аның әле каратэ белән дә мавыгуы безгә горурлык кына китерәчәк, Алла боерса…» Менә шулай җентекләп якын киләләр укучыларны кабул итү мәсьәләсенә бу мәктәптә.
– Бездә барлык укытучылар да татар телендә сөйләшми, шуңа җыелышларыбыз да нигездә рус телендә уза, һәркем аңласын өчен, әлбәттә. Ә «исәнмесез», «рәхмәт», «апа», «абый»ны аңламаган кеше бездә бөтенләй юк. Зур горурлыгыбыз – бездә 35 милләт баласы укый, ләкин нинди генә милләт вәкиле булмасын, бала монда беренче чиратта «исәнмесез»не өйрәнә, өйрәнә дә актив рәвештә куллана башлый.
БЕЗ – ГАДӘТИ ДӨНЬЯВИ МӘКТӘП, ЯЛГЫШМАСЫННАР!
– Баштарак без тулысынча татар телле мәктәп булыр дип күзалладык, баласының телен саклап калырга теләгән ата-аналарны көттек. Әмма андыйлар ташкын булып агылмады. Бүгенге көндә мәктәптә уку-аралашу нигездә рус телендә алып барыла, татар телендә аралашу, кызганычка каршы, җитеп бетми. Татар мәктәбенә үз балаларын Урта Азия, Кавказ, гарәп илләреннән килгән ата-аналар да китерә. Безнең мәктәпне «мөселманнар мәктәбе» дип ялгыш кабул итүчеләр дә бар, әмма без дини кануннардан ерак. Без – заманча, гадәти дөньяви уку йорты. Кайчак кайбер балаларның рус телен белү дәрәҗәсе бик түбән була: бала ике сүзне бер сүзтезмәгә дә куша алмый. Андыйларга татар теле ярдәмгә килә. Димәк, татар теле, нәкъ гасыр башындагы кебек, төрки халыкларның үзара аралашу ысулы булуын дәвам итә әле, – дип сөйләде Роза Шакирова.
Татар мәктәбенә килүем елына берничә тапкыр үткәрелә торган Милләтләр фестиваленә туры килде. Өч этаптан торучы бу бәйге мәктәпнең бөтен классларында үткәрелә. Беренче этап – җыр бәйгесе, менә ике үзбәк егете матур яшел камзулдан халык җырын башкара, менә яшь кенә кыз җитәкчесе белән «Туган тел»нең соңгы куплетын кабатлый. «Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм, әнкәмне, Ходам…» – әлеге гади, үтә дә таныш, кадерле сүзләрдән никтер күңел тула, тамакка төер утыра.
P.S. Мәктәп ишекләрен ябып, чыгып барганда артымда укучыларның «Сау булыгыз!» дигәнен ишетәм. Нәкъ өйдәгечә, ияләшкәнчә, озын «а» яңгырый башта, әмма азакта аны безнеңчә үк яңгырап бетми торган «ы» күмеп китә. Мин бу кадерле булып өлгергән бинадан каршылыклы тәэсирләр өермәсендә чыгам. Ә аннары, юлда барганда, аның барлыгына сөенү күңелнең бер почмагын яктыртып, җылытып җибәрә.
* Хәбибрахман, плиз
Фотограф: Эльнар Байназаров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев