Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәскәүдә Халыкара тюнинг-шоу чарасында «КАМАЗ» 22 метрга сикерде

VII Халыкара тюнинг-шоу чарасында Чаллының "КАМАЗ-Мастер" командасы игътибар үзәгендә булды. Чара Мәскәүдә«Крокус Экспо» үзәгендә узды, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе матбугат хезмәте. Команданың стенды "Дакар" мини-бивуактан тора иде. Күргәзмәгә килүчеләр «Дакар-2015» ралли җиңүчесе Айрат Мәрдиевнең "хәрби" КАМАЗ-4326 ны үз күзләре белән күрә алды, шулай ук команданы озатып йөрүче автомобиль -...

VII Халыкара тюнинг-шоу чарасында Чаллының "КАМАЗ-Мастер" командасы игътибар үзәгендә булды. Чара Мәскәүдә«Крокус Экспо» үзәгендә узды, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.
Команданың стенды "Дакар" мини-бивуактан тора иде. Күргәзмәгә килүчеләр «Дакар-2015» ралли җиңүчесе Айрат Мәрдиевнең "хәрби" КАМАЗ-4326 ны үз күзләре белән күрә алды, шулай ук команданы озатып йөрүче автомобиль - тәгәрмәчле кунакханәне күрделәр. Биредә команданың җанатарларын һәм партнерларын «Дакар-2015» ралли җиңүчесе Айрат Мәрдиев һәм «Дакар-2013» җиңүчесе Эдуард Николаев белән автограф-сессия көтә иде.
Чарада командадан ноу-хау - зур йөк машинасы дрифты тәкъдим ителде. Шоуда Россиянең танылган дрифтеры Никита Шиковның катнашуы программаны тагын да бизәде. Ул Эдуард Николаев белән гаҗәп пируэтлар ясады.
Күргәзмәне оештыручылар бәяләвенә караганда, заездлар Мәскәү тюнинг-шоу үткәрү тарихында рекордлы санда тамашачылар җыйган. Аларны тагын бер сюрприз көтә иде. Мәскәүгә махсус ясалган трамплин алып килделәр. Эдуард Николаев камазлыларның нәрсәгә сәләтле булуларын күрсәтте: йөк машинасын куып килде, нәтиҗәле тормоз ясады, ә ныклап куып килүдән соң 10 тонналы машина 22 метрга сикерде. Тамашачылар аны хуплап алып алкышларга күмде.
Фотосурәт "КАМАЗ-Мастер" командасы матбугат хезмәтеннән алынды.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев