Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәскәүдә Сабан туе оештыру күпмегә төшә

18 июльдә Мәскәүдә булачак Сабан туен оештыруга һәм хезмәт күрсәтүгә Яр Чаллы шәһәре башкарма комитеты 3,6 млн. сум сарыф итәргә җыена. Бәйрәмне бизәү өчен генә 1,4 млн. сум бүленгән. Әлеге суммага "Париж-Дакар" чәчәк композициясен төзергә җыеналар. 300 квадрат метр мәйданда декоратив үсемлекләрдән Эйфель башнясы, дөя һәм лама, шулай ук "КАМАЗ"...

18 июльдә Мәскәүдә булачак Сабан туен оештыруга һәм хезмәт күрсәтүгә Яр Чаллы шәһәре башкарма комитеты 3,6 млн. сум сарыф итәргә җыена.

Бәйрәмне бизәү өчен генә 1,4 млн. сум бүленгән. Әлеге суммага "Париж-Дакар" чәчәк композициясен төзергә җыеналар. 300 квадрат метр мәйданда декоратив үсемлекләрдән Эйфель башнясы, дөя һәм лама, шулай ук "КАМАЗ" машинасы макетлары төзелә.

XX гасыр башы татар йорты интерьерын тудыру 510 мең сумга төшә. Ишек алдын һәм амбарны шул чор рухында бизәүгә тагын 750 мең сум сарыф ителер дип фаразлана. Сәүдә рәтләре һәм беседка ясау өчен тиешле 400 мең сумны һәм 3 гектарлы мәйданда бәйрәмнән соң калган чүп-чарны җыештыруга китәчәк 91 мең 400 сумны да кушкач, җәмгысе шактый зур сумма җыела?!

Хәер, чаллылыларның башкалага Сабан туе бүләк итүе инде күптән традициягә әйләнде. Шулай горурлана-горурлана бәйрәмгә әзерләнгән көнебез, ди "Шәһри Чаллы".

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев