Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәскәүдә югары мода фестивалендә татар киемнәре коллекциясе тәкъдим ителгән

Татар киемнәре коллекциясенең авторы Әдилә Зәбирова фестивальнең “Заманча киенү модасында милли мотивлар” дип аталган юнәлешендә катнашкан.

Мәскәүдәге Милләтләр йортында узган мода фестивалендә “Татар кызы-2018” бәйгесенең Мәскәү лигасы җиңүчесе Әдилә Зәбирова заманча татар киемнәре коллекциясен тәкъдим иткән. Бу хакта “Татар-информ”га Әдилә Зәбирова үзе хәбәр итте.

Ул бәйгенең “Заманча киенү модасында милли мотивлар” юнәлешендә катнашкан.

  • Милли киемнәр бәйгесе 15 декабрьдә Мәскәүдәге Милләтләр йортында узган. Фестивальдә Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән рәссам-модельерлар үз иҗаты белән таныштырган.

“Математика белән физиканы тирәнтер өйрәнү лицеен тәмамласам да, иҗат белән бик кызыксынам. Миңа рәсем ясау, шигырьләр язу, тегу, чигу бик ошый. Хәзер ала торган югары белемнәремнең берсе әдәбият һәм сәнгать белән бәйле. “Татар кызы-2018” бәйгесеннән соң мин көн дә кияргә яраклы булган заманча киемнәр тегәргә булдым”, - диде Әдилә Зәбирова.

Татар коллекциясе авторы сүзләренчә,бу аның мода өлкәсендәге беренче тәҗрибәсе. “Бәйгедә катнашачагымны һичкем белмәде. Костюмнарның фотоларын социаль челтәрләрдә урнаштыргач, танышларым, фотоларны күреп, шаккатты. Төрле чараларда чыгыш ясарга тәкъдим итә башладылар. Идеямне тормышка ашыруда әнием булышты. Аңа чиксез рәхмәтлемен”, - диде ул.

“Бүгенге яшь татар кызы, иртәгә кияүгә чыгып гаилә корачак, әни булачак. Һәм аның бурычы – мәдәниятебезне популярлаштыру, саклап калу һәм киләсе буынга җиткерү”, - дип уртаклашты Әдилә Зәбирова.

 

Фото: Рамиль Гали/архив

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев